Дөрес сулыш алу... ябыктыра!
Озын яллар бик рәхәт булды да соң, ләкин күпләребезгә алар артык килограммнар да өстәде. Ничек бераз ябыгырга, дип баш ватучылар бармы? Моңа ирешүнең бер гаҗәп юлы бар икән.
Галимнәр тәҗрибәләр үткәргән һәм тирән итеп тын алуның матдәләр алмашынуын яхшыртуын ачыклаган. Ябыгыр өчен диафрагма белән тын алу техникасын үзләштерергә кирәк икән.
Бу күнегү белән көннең теләсә кайсы вакытында, утырган, баскан, хәтта яткан килеш шөгыльләнеп була. Кулыгызны кабырга астына, корсакка куегыз һәм тирән итеп, корсак белән тын алыгыз. Бер тын алышы сигезгә кадәр санаганда башкарылырга тиеш. Тын алганда күкрәк түгел, корсак күтәрелергә тиеш. Алган һаваны шулай ук сигезгә кадәр санап, акрын гына чыгарыгыз. Шуннан соң дүрткә кадәр санагыз һәм янә шулай тын алыгыз.
Көн саен ун минут булса да шулай корсак белән тын алсагыз, үзегезне яхшырак хис итә башларсыз, стресстан котылырсыз һәм, әлбәттә, матдәләр алмашынуы яхшырыр, дип ышандыра белгечләр.
Чыганак
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев