Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Киңәш

Чөгендер саклау серләре

Әлеге тамыразыкны саклау өчен иң яхшы шартлар булып температура 2 градустан артмаган баз яки подвал санала. Саклау өчен ком куллану шулай ук иң кулае.

Ул парландырмаячак, һәм уңышны черетмәячәк, күгәрек барлыкка килүгә дә комачау итәчәк. Ком урынына торф яки агач калдыклары файдаланырга була. Чөгендерне әрҗәдә сакларга телисез икән, төпкә уртача күләмдәге татлы тамыр салу яхшырак – алар яхшырак сакланачак, ә өскә эрерәкләрен урнаштырыгыз. Акбур яки агач көле белән буталып сакланган чөгендернең сыйфаты яхшы сакланачак. Уңышны полиэтилен пакетларда да сакларга мөмкин. Бер пакетка 40 килограммга кадәр яшелчә сыйдырырга мөмкин. Иң мөһиме-пакетны япмагыз һәм бәйләмәгез, аны ачык итеп калдырыгыз. Авыру чөгендерләрне ачыклау өчен айга бер тапкыр саклауга куелган әрҗәләрне карап, тикшереп торыгыз. Черек тамырларны аралап алырга кирәк. Чөгендер яшел яфраклар җибәрә, шиңә башлый икән,димәк, дымлылыкка һәм саклау температурасына игътибар итегез. Тамыразыктан дымны үзенә тартмасын өчен, һичшиксез, сабагын кисеп алыгыз.

 

Чыганак: https://tatar-today.ru/2019/09/51584/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X