Буыннарны лавр яфрагы чистарта
Буын авыруыннан интегүчеләр өчен киңәш
Лавр яфрагы буыннарны чистарта, иммунитетны күтәрә.
Зурлыгына карап, 3–5 дәфнә (лавр) яфрагын 300 миллилитр суга салып, 5 минут кайнатырга кирәк.
Кайнатканда савытның капкачын япмагыз. Аннан шуны 4–5 сәгатькә төреп куярга яки термоста төнәтергә кирәк. Төнәтмәне 12 сәгать буе аз-азлап эчәргә кирәк. 3 көн эчкәч, бер атна тәнәфес ясарга һәм дәвалану курсын тагын кабатларга кирәк.
Бу көннәрдә ит ашамый торырга киңәш ителә. Лавр яфрагы төнәтмәсе буыннарны чистарта, тозларны чыгара, иммунитетны күтәрә.
Чыганак
Фото: татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев