Бөерләрдә ташлар барлыкка килмәсен өчен нәрсә ашарга кирәк?
Табиб-уролог Вадим Башкатов бөерләрдә ташлар барлыкка килмәскә ярдәм итә торган биш продуктны атады.
Табиб сүзләренчә, бөер авыруы – иң киң таралган патологияләрнең берсе. Әгәр дә кеше дөрес булмаган яшәү рәвеше алып барса, җитәрлек күләмдә су эчмәсә, аның организмында токсиннар һәм калдыклар туплана.
Бөердә ташлар барлыкка килүне булдырмау өчен, кешегә үз туклану рационына карбыз, фасоль, лимон, гранат һәм алма серкәсе өстәргә кирәк.
Уролог сүзләренә караганда, гранатта токсиннарны организмнан чыгаруны стимуллаштыручы калий күп. Фасоль бөерләрне чистартырга булыша торган клетчаткага бай. Лимон сутында һәм алма серкәсендә антиоксидантлар һәм кислота бар. Ул шулай ук ташлар барлыкка килүгә комачаулый. Карбыз бәвел кудыру эффектына ия һәм бөерләрне “дымландыра”. Моннан тыш, анда кан белән тәэмин итүне яхшырта торган ликопин антиоксиданты бар.
Чыганак
Фото: татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев