Бөерләр өчен җиде файдалы продукт
Бөерләр өчен кирәкле продуктларны сезгә санап үтәбез
🌿Яшел тәмләткечләр. Аларны еш куллану организмны А витаминына баета.
🌿Алма һәм аның кабыгы. Алманың баллы сортларын көненә өчне ашарга кирәк. Алманың кабыгын киптереп, аңардан төнәтмә ясап, көненә бер стакан эчегез.
🌿Балык. Ул шулай ук алыштыргысыз диетик продукт.
🌿Карбыз. Ул, белгәнегезчә, сидек кудыру үзлегенә ия. Шуның белән карбыз организмны чистарта, бөерләрдәге комны юдырып чыгара.
🌿Кабак. Витаминнарга, аеруча тимергә бай кабак бөерләр авыртканда кулланыла.
🌿Гөлҗимеш. Аның составындагы С витаминының салкын тиеп авыртканда файдасы зур, шуның белән ул иммунитетны ныгыта.
🌿Арыш икмәге. Витаминнарга һәм клетчаткага бай икмәк ашкайнату процессын, матдәләр алмашын яхшырта. Кан басымын төшерә һәм холестеринны киметә.
Чыганак
Фото: татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев