Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Киңәш

Бит тиресенә игътибар кирәк

Бит тиресен ел дәвамында кайгыртырга кирәк. Кышкы салкын, җил һәм һава торышының гел үзгәреп торуы бит тиресенә тискәре йогынты ясый. Әйтик, ул күренә, кытыршылана, корый. Шуңа кыштан соң бит тиресен тәрбияләү тәртибе үзгәрә.

Төп кагыйдәләр

 

Беренче этап – тирене чистарту. Ул биттән макияжны сөртеп алудан башлана. Биредә чистарту өчен дөрес чара сайлау зарур: әгәр тире майлы булса, составында күп майлар булган мицеляр суны кулланмагыз.

 

Биттән макияжны сөртеп алганнан соң, тире яхшылап чистартылырга тиеш. Монда тире төренә игътибар итәргә кирәк. Майлы тире өчен гельләр туры килми. Аларның составында липид катламын торгыза һәм коры тәнне тукландыра торган компонентлар күп. Димәк, гельне майлы тиредә куллансаң, ул май бизләре эшчәнлеген көчәйтәчәк. Моннан соң акне авыруы, бетчәләр барлыкка килергә мөмкин.

 

Шунысы да мөһим: махсус тониклар таләп итми торган чистарту чарасын сайларга кирәк. Ул тиренең табигый рh халәтен (тиренең кислота-селте балансы) бозмый. Димәк, битне бары тик бер юыну чарасы белән генә чистарту яхшырак. Дөресен әйткәндә, төрле косметик чаралар кулланырга өндәү – маркетинг алымнары гына ул.

 

Битне ике-өч минут дәвамында түгәрәк хәрәкәтләр белән юарга һәм бер генә тапкыр кулланыла торган салфетка белән киптерергә кирәк.

 

Икенче этап – тирене дымландыру. Яз көне җиңелчә косметик чаралар куллану зарур: кремнардан дымландыргыч флюидларга һәм сывороткаларга күчәргә була.

 

Кыш үткәч, битне ничек тәрбияләргә?

 

Яз җиткәч, без вакытны саф һавада күбрәк үткәрәбез. Шуңа күрә мультивитаминлы һәм антиоксидант сывороткаларны кулланырга киңәш итәм. С, Е һәм В витаминнарына игътибар итәргә кирәк. Бу безгә кояш китереп чыгарган пигмент тапларын булдырмас өчен мөһим.

 

Бит тиресен дөрес итеп карар өчен, өстәмә рәвештә составында АНА һәм ВНА кислоталары булган эмульсияләрне кулланырга була. Алар тиренең өске катламын яңартачак. Әлеге косметик чараларны юынганнан соң чиста һәм коры тирегә бары тик төнгә генә тидерергә була. Әгәр бит тиресе бозылган булса, аларны кулланырга ярамый.

 

Шулай ук атнага бер-ике тапкыр составында гиалурон кислотасы булган гидрогель битлекләрне кулланырга тәкъдим итәм. Алар тирене дымландырырга һәм тукландырырга ярдәм итәчәк.

 

Кояштан саклыйбыз

 

Әлбәттә, язын кояш нурлары көчәю сәбәпле, пигментлы таплар барлыкка килү ихтималы зур. Шуңа кояш нурларыннан саклый торган кремнар тидерергә онытмагыз. Косметик чаралар составында spf (кояштан саклаучы фактор) булырга тиеш, ул эпидермисны ультрашәмәхә нурлардан, вакытыннан алда җыерчыклар чыгудан һәм пигментлы таплар барлыкка килүдән саклый.

 

Бит тиресен саклау дәрәҗәсен ультрашәмәхә нурлар индексына карап сайларга кирәк. Сүз уңаеннан, моны телефонда «һава торышы» бүлегеннән карап була. Әгәр индекс 2–3тән югарырак икән, spf-50ле крем кулланабыз. Аның текстурасына да игътибар итәргә кирәк: ул җиңел, рәхәт һәм сөрткәндә ак тапларсыз булырга тиеш.

 

Кояш нурлары күз тирәсендә тиренең картаю билгеләре барлыкка килүен тизләтә. Шуңа күз кабагын кояштан сакларга, аның өчен крем һәм кояштан саклаучы күзлек турында онытмаска!

Чыганак

Фото: татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев