Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Киңәш

Бит тиресе матурлыгы өчен – тоз

Гап-гади тоз кулланып та бит тиресен яшәртеп була дип щйтәләр косметологлар. Тоз биттәге кан йөрешен яхшырта, җыерчыкларны шомарта. Моның өчен һәр аш бүлмәсендә була торган ике кашык аш тозы да җитә.

Бер аш кашыгы тозны бер литр кайнар суга салып болгатыгыз.  Битегезгә  һәм муеныгызга майлы крем сөртеп, тозлы суда чылатылган сөлгене 10 минутка йөзегезгә ябып торыгыз. Соңыннан битегезне салкын су белән юып алыгыз.

Тоз компресслары югалган матурлыкны кайтарырга ярдәм итә, алҗыган, картайган бит тиресенә яңа сулыш өрә.  Тозны табага салып, 50–70 градуска җиткереп кыздырыгыз. Тукымадан ясалган кечкенә капчыкка кайнар килеш салып,  аны муенга, ияк тирәләренә куеп, өстен пленка белән ябыгыз.  Компрессны 10 минут тотыгыз.  Икенче иякне бетерү өчен – менә дигән алым. 

Бер кашык диңгез тозын җылы суда эретегез. Эремәне сеңеп беткәнче әкрен генә битегезгә ышкыгыз. Мондый процедуралардан бит тиресе шомарып кала

Битне чистарту өчен тозлы ванналар әзерләгез. Бер аш кашыгы  диңгез тозын кечкенә киндер капчыкка салыгыз да аңа башта кайнар, соңыннан салкын су салыгыз. 35–38 градуслы бер литрга якын эремә килеп чыгарга тиеш. Шул тозлы эремәгә 10–15 секундка битегезне тыгып торыгыз, башны күтәреп, тын алыгыз да тагын шулай ук кабатлагыз. Процедура 10 минут  барырга тиеш.

Фото: /pixabay.com

Чыганак:  http://syuyumbike.ru/news/matur-bulyk/bit-tirese-maturlygy-chen-toz

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев