Берничә киңәш
Баулы хуҗабикәләренә берничә киңәш тәкъдим итәбез
Пылау өчен угычтан уылганга караганда озынча саламлап туралган кишер тәмлерәк.
Фаршка бераз гына майонез кушсаң, кәтлит тәмлерәк булып пешә.
Көнҗетне яшелчә салатына сипсәң, матур да, файдалы да.
Фасоль яки борчак тизрәк пешсен өчен суына 10 минут саен 1 аш кашыгы салкын су салырга кирәк.
Томат пастасына үсемлек мае агызып куйсаң, суыткычта күгәрми.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев