Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Киңәш

Бәхет китерүче әйберләр

Уңыш сезнең якка таба юл алыр.

Өй гөлләре кешегә яхшылык, иминлек теләп тора, негативны юк итә икән. Әлбәттә, алар каралган булырга тиеш. Гөлләрегез матур савытта да булсын.

Төрле җәнлекләр фигуралары йорт хуҗаларын бәхетсезлекләрдән саклый, диләр. Мәсәлән, эт, аю, тигр, дракон. Берничә фил сынын тигез итеп тезеп куйсагыз, өегез негатив энергиядән дә чистарыр. Сыннар зурдан бәләкәйләнүгә таба тәртиптә тезелгән булса тагын да яхшы.

Мендәрләргә дә игътибар итегез. Алар матур булырга тиеш. Мендәрләрдәге чәчәкләр сәламәтлекне саклый, кешеләр, җәнлекләр төшерелгән булса, хәвеф урап узар, ә мендәрләрдәге йортлар, пейзажлар уңыш җәлеп итәр.

Ә менә искергән, тузган тапочкаларны, ертык-тишек киемнәрне, ватык савыт-сабаны өегездән чыгарып ташлагыз. Алар бәхетсезлек җәлеп итә.
 

Чыганак

Фото: татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев