Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Киңәш

Бавыр өчен файдалы ризыклар

Организм эшчәнлегендә бавыр гаять зур роль уйный. Ләкин ул һәрчак сәламәт булсын өчен, рационга кайбер продуктларны кертү бик мөһим. Менә бу ун ризык иң файдалылары.

 Кофе

Көн саен кофе эчү бавырда хроник авырулар килеп чыгуны киметә. Беренче чиратта, бавырның зураюы, онкологик тайпылышлар турында сүз бара. Шунысын да истә тотыгыз: кофены, чаманы белеп, даими эчсәң яхшы.

 

Солы

Ул – файдалы клетчатка чыганагы: азык эшкәртүдә катнаша. Солы клетчаткасы бавыр өчен бик тә файдалы. Рационга солы боткасын кертегез. Ләкин шикәр, башка ингредиентлар кушылганнарының организм өчен әллә ни файдасы юк.

 

Сарымсак

Ул бавыр эшчәнлеген яхшырта. Тикшеренүләрдән күренгәнчә, сарымсак гәүдә авырлыгын киметергә, симерүне туктатырга булыша. Ләкин сарымсак бавырның зураюына да китерә.

 

Җиләкләр

Кара җиләк, кура җиләге, мүк җиләге – антиоксидантлар, ягъни полифеноллар чыганагы. Алар бавырны зарарланудан саклый. Витаминнар, минераллар һәм башка матдәләр күп булу исә иммунитетны көчәйтә.

 

Виноград

Виноградтагы һәм аның төшләрендәге антиоксидантлар организмның, аерым алганда, бавырның сәламәт эшчәнлегенә уңай йогынты ясый. Даими ашасаң, бавырдагы ялкынсыну реакциясен контрольдә тота, зарарлануларны бетерә.

 

Грейпфрут

Искиткеч файдалы продукт. Андагы берничә төркем антиоксидантлар, күзәнәкләр регенерациясен стимуллаштырып, бавырны зарарланулардан саклый. Бу җимештәге матдәләр бавырга май туплануны киметә, ябыгуга булыша торган ферментлар эшчәнлеген активлаштыра, бавыр зураю чиреннән саклый.

 

Үсемлек азыклары

Яшелчә һәм җиләк-җимешләр төрлелеге сәламәт бавыр өчен файдалы азык исәпләнә:

* авокадо

* банан

* чөгендер

* брокколи

* көрән дөге

* кишер

* лимон

* яфраклы яшелчәләр һәм яшел үләннәр

* карбыз

 

Майлы балыклар

Майлы балыклар – төп Омега-3 кислотасы чыганагы. Организмдагы ялкынсыну процессларын контрольдә тоталар, матдәләр алмашында катнашалар. Бавыр эшчәнлеге өчен бик файдалы, күп авыруларга каршы торучанлыкны булдыра. Бавырдагы ферментлар дәрәҗәсен нормада тота. Табиблар киңәше буенча майлы балыкны атнага берничә тапкыр ашарга кирәк. Кемнәр инде майлы балыкны кабул итә алмый, балык мае өстәлгән ризыклар ашарга киңәш ителә.

 

Чикләвек

Рационга әстерхан чикләвеге, миндаль чикләвеге кертегез – бавырны төрле чирләрдән саклауның гади һәм үтемле чарасы. Аңарда май кислоталары, витаминнар һәм антиоксидантлар күп. Ләкин чама хисен югалтмагыз: чикләвекләр югары калорийлы.

 

Зәйтүн мае

Термик эшкәртелмәгән зәйтүн мае окисьлаштыру стрессын киметергә, бавыр функцияләрен яхшыртырга булыша. Моның сәбәбе –туендырылмаган май кислоталары күп булуда.

 

Бавыр өчен нинди ризыклар зарарлы

1. Майлы

Бу төркемгә кыздырылган азыклар, фастфуд, ярымфабрикатлар, төрле кабымлыклар керә.

2. Крахмаллы азыклар

Бу төркемгә ипи, макарон, баллы һәм туклыклы камыр ризыклары керә.

3. Шикәр

Баллы тәм-томны кирәгеннән артык куллану бавырга авырга килә, киметергә кирәк.

4. Тоз

Натрий һәм калий чыганагы, организм нормаль эшләсен өчен кирәк. Ләкин тозны артык куллану зыянлы. Консервларда, какланган, тозланган азыкларда тоз күп була.

5. Алкоголь

Бавыр өчен иң зарарлы продукт. Һәркем алкогольне чикләү һәм чамасын белеп кенә куллану турында уйлансын иде. 

 Фото:  pixabay.com

Чыганак: http://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/dieta-bavyrga-nichek-bulysha

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев