Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Киңәш

Баулыларга талпаннан ничек сакланырга?

Роспотребнадзор идарәсе искәртүенчә, республика территориясендә талпаннарның активлык сезоны башланган, ә алар исә вируслы талпан энцефалиты, талпан боррелиозы авыруларын таратучылар булып тора. “Хезмәткә дан” газетасы хәбәрчесе Татарстан республикасы Роспотребнадзор идарәсе Баулы районы бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты Айгөл Сабитова белән талпаннар һәм алардан саклану чаралары турында әңгәмә корды.

– Ел саен җәй җитүгә, талпан энцефалиты куркынычы янавы турында искәртәләр. Бу вирус кешегә ничек йогарга мөмкин?

– Талпан энцефалиты вирусы кешегә, нигездә, бу авырулы талпаннар кадалган очракта йога. Хезмәт эшчәнлекләре урман белән бәйле кешеләргә бу аеруча куркыныч тудыра. Шәһәрлеләр исә шәһәр яны урманнарына барганда, урман паркларында, бакчаларында талпан эләктерергә мөмкин. Бу вирусның шулай ук талпан тешләгән хайваннар аша да йогу ихтималы бар. Мәсәлән, соңгы елларда кешеләр күпләп кәҗә асрыйлар. Аларга авыру талпан кадалса, вирусның сөт аша кешегә керү куркынычы зур. Шулай ук сыер сөте аша да булуы бар. Шуңа күрә, кулланыр алдыннан, сөтне кайнатырга кирәк. Талпан энцефалиты вирусының билгеләре гадәти грипп, ОРВИ яки ротовирус авыруларыныкы кебек. Быел талпаннар бик иртә уяндылар. Хәтта февраль ахыры һәм март башларында ук шәхси секторларда талпан күрүчеләр булды. Республикада талпан энцефалиты вирусы аеруча куркыныч янган 30 административ территория исәпләнә. Алар арасында Баулы районы да бар.

– Талпан энцефалиты вирусын йоктырмау өчен, нинди чаралар күрергә була?

– Бу вирустан саклануның иң нәтиҗәле чаарсы – аңа каршы вакцина ясату. Аны иртәрәк ясатырга кирәк – талпаннарның активлык сезоны башланганчы. Вакцинация курсы бер-җиде ай ара белән ясала торган ике инъекциядән тора (иң яхшысы – ике айдан ясату). Мәсәлән, көз ахырында һәм яз башында. Аеруча кирәк булган очракларда, талпанга крашы теләсә кайсы вакытта вакцина ясатырга була, шул исәптән эпидсезонда, ягъни җәй көне. Талпан куркынычы янаган территорияләргә икенче вакцинаны ясатканнан соң ике атна вакыт үткәч кенә барырга кирәк. Экстрен профилактика очрагында (җәй көне), беренче һәм икенче вакцина арасы ике атнага кадәр киметелергә мөмкин. Талпан куркынычы аеруча зур булган җирләргә икенче вакцинаны ясатканнан соң ике атна үткәч кенә бару зарур. Ревакцинациягә килгәндә, аны беренчел вакцинация курсын үткәннән соң 12 айдан соң ясыйлар. Алга таба ревакцинацияне өч елга бер узып торырга кирәк була.

– Талпан кадалса, нишләргә, үзең алырга ярыймы?

– Иң яхшысы, талпан кадалган очракта, якындагы дәвалау-профилактика учреждениесенә барып, квалификацияле медицина ярдәме алу. Анда талпанны алалар, экстрен профилактика билгеләү мәсьәләсен хәл итәләр, алга таба сәламәтлекне күзәтеп торалар. Талпан тәндә озаграк торган саен, талпан инфекцияләре йоктыру куркынычы арта. Кадалган талпанны үзегез алган очракта, аны гигиена һәм эпидемиология үзәгенә алып барырга кирәк. Бу аның талпан энцефалиты яки талпан боррелиозы авырулы булу-булмавын тикшерү өчен кирәк.

– Табигать кочагына чыкканда, талпаннан ничек сакланырга?

– Урманга барганда, тәндә ачык урыннар калдырмаска, озын җиңле кием кияргә, чалбарны носкиларга кыстырып куярга киңәш итәм. Шулай ук талпаннарны куркыта торган махсус чаралар кулланырга була, мәсәлән репеллентлар. Ике сәгать саен бөтен тәнне тикшереп торырга кирәк. Өйгә кайткач, бөтен җирне яхшылап карап чыгу зарур.

– Талпан кадалу куркынычын киметү өчен, нинди чаралар күрелә?

– Авыруларның таралуын һәм бөҗәкләрнең үрчүен булдырмау өчен, гигиена һәм эпидемиология үзәге белгечләре аеруча куркыныч яный торган территорияләрдә талпанга каршы эшкәртү үткәрә. Быел безнең шәһәрдә кешеләр күпләп йөри торган урыннар талпанга каршы эшкәртелде, алар – ачык бассейн территориясе, парклар һәм скверлар, урман паркы зоналары. Ә Сабан туе территориясе бәйрәм алдыннан эшкәртеләчәк. Шәхси секторга килгәндә, андагы территорияләрне шул йортларда яшәүчеләр үзләре эшкәртә ала. Тик моны рөхсәт ителгән махсус препаратлар белән генә үткәрергә ярый. Теләсә нинди нәрсә сиптерергә ярамый. Иң элек, бу препаратның махсус реестрда бармы-юкмы икәнен карарга кирәк. Хәзерге вакытта талпанга каршы эшкәртү өчен 14 төрле препарат рөхсәт ителә.

– Быел безнең районда талпан кадалу очраклары булдымы, мөрәҗәгать итүчеләр бармы?

– Бүгенге көндә вәзгыять түбәндәгечә: 13 кеше талпан кадалып килгән, шул исәптән алты бала. Талпан кадалу очраклары, нигездә, урманда һәм шәхси хуҗалык территориясендә булган.

Фото: freepik.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев