Баулыларга суда батмас өчен киңәшләр
Җәй – су коену чоры. Рәхәтлек фаҗига белән тәмамланмасын өчен, суда булганда берничә куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәгез.
Бөтен игътибар – балаларга
Үз гамәлләре өчен үзләре җаваплы булган өлкәннәрдән аермалы буларак, балалар әти-әниләренә иярә. Шуңа күрә аларны җиһазландырылмаган пляжларга алып бармагыз, һәм сез хәвефсез дип исәпләгән урында да аларның һәр хәрәкәтен күзәтегез. Бәхетсез очрак берничә минут эчендә хәтта кечкенә бассейнда да булырга мөмкин.
Ярга чыккач...
- Кичекмәстән “Ашыгыч ярдәм” чакырыгыз!
- Зыян күрүчене корсагы белән тезегезгә яткырыгыз, авызын чит әйберләрдән чистартыгыз һәм тел тамырына басыгыз.
- Әгәр дә косу рефлексы булмаса һәм пульсы сизелмәсә, аркасына яткырыгыз.
- Аңа авыздан авызга ясалма сулыш һәм йөрәгенә массаж ясагыз.
- Сулыш ала башлагач, зыян күрүчене ян якка борып, өстенә ябыгыз.
Кабартылган матрасларда йөзәргә ярамый!
Соңгы елларда ялга үзең белән өреп кабартылучы караватлар алу популярлашты. Уңайлы әйбер, хәтта палаткада да анда йокыны туйдырып була. Инструкциядә мондый караватта йөзәргә ярамый, дип язылган булса да, бу инструкцияне кем генә укый соң? Барлык өреп кабартылучы әйберләр кебек үк, матрас та бик җиңел, ә мәйданы зур, шуңа күрә суга төшергәч, аз гына көчлерәк искән җил һәм агым да аны шунда ук читкә алып китә. Иң зур куркыныч шунда: күл уртасында матрасны җил әйләндерә ала, һәм ул хуҗасын каплаячак. Шуңа күрә әйберләрне аларның турыдан-туры тәгаенләнеше буенча гына кулланыгыз.
Кешенең батып баруын аңлатучы билгеләр
Кешенең батып баруын түбәндәге билгеләрдән ачыкларга була:
- башы су өстендә я пәйда була, я юкка чыга;
- кеше башын артка ташлый һәм авызын ача;
- аның карашы пыялага әйләнә, ул аны бер ноктага теки алмый;
- чәчләре маңгаен һәм күзләрен каплый, әмма ул аларны сыпырмый;
- кеше инстинктив рәвештә кулларын як-якка сузып, суны читкә этәрергә тырыша.
Паникада булган батып баручы кеше су өстендә 20-60 секундтан артык кала алмый.
Иң мөһиме – каушап калмаска!
Ничек кенә йөзәргә яратсагыз да, бата башласагыз, сез мотлак рәвештә бик нык куркачаксыз. Бу табигый һәм безнең табигый инстинктларга бәйле. Монда иң мөһиме – паникага бирелмәү. Онытмагыз, табигать безне үзебезне су өстендә тота алырлык итеп яраткан. Бу уй сезгә бераз киеренкелекне бетерергә һәм сулышыгызны җайга салырга ярдәм итсен. Яр буена ашкынып йөзмәгез. Әгәр дә арысагыз, аркагызга ятыгыз яки су өстендә калырлык, шул ук вакытта бераз ял итәрлек һәм көч тупларлык уңайлы халәт сайлагыз. Әгәр дә агым көчле булса һәм ярга таба йөзә алмасагыз, алга таба йөзегез, аннары ярга борылыгыз.
Аякны көзән җыерганда түбәндәге күрсәтмәне үтәгез: тирән сулыш алыгыз, йөзегез белән суга чумыгыз, ике кулыгыз белән көзән җыерган аягыгызның балтырын тотыгыз, тезегезне нык кына бөкләгез, аннары кулларыгыз ярдәмендә аягыгызны турайтыгыз. Моны сулыш җиткәнчә берничә тапкыр эшләгез. Авырту дәвам итә икән, мускулыгызны нык кына чеметегез. Авырту беткәч, әкрен генә ярга таба йөзегез.
Кемнеңдер батып баруын күрәсез икән, иң элек: “Кеше бата!”, дип кычкырып, тирә-юньдәгеләрнең игътибарын җәлеп итегез. Никадәр күбрәк кеше ярдәмгә килә, шулкадәр яхшырак. Физик мөмкинлекләрегезне бәяләгез: йөзә беләсезме, кешене тартып чыгарырга көчегез җитәрме. Әгәр дә үз-үзегезгә ышанмыйсыз икән, һәлак булучылар саны бер кешегә күбрәк булырга мөмкин!
Суга сикергәнче киемегезне салыгыз, ул комачаулаячак кына. Әгәр дә яныгызда коткару түгәрәге, резина камера яки өреп кабартылган матрас булса, аны батучыга якынрак итеп ыргытыгыз. Әгәр кеше суда вертикаль рәвештә булса, аның артыннан йөзеп килегез һәм, кулыгызны ияге астына тыгып, йөзе су өстендә булсын өчен аркасына борып, башын күтәрегез.
Әгәр кеше төпкә китсә, тиз генә тирә-якка карагыз, агым сезне әлеге урыннан алып китмәсен өчен яр буендагы ориентирларны истә калдырыгыз, аннары баткан кешене эзли башлагыз. Аны тапкач, чәченнән тотып, сулык төбеннән кискен этәрелеп, өскә чыгыгыз.
Хәвефсезлек кагыйдәләре
- коену тыелган урында су коенмагыз;
- балаларны су янында караучысыз калдырмагыз;
- таныш булмаган урыннарда суга чуммагыз;
- буйлардан ары йөзеп кермәгез;
- судноларга, көймәләргә һәм катерларга якын килмәгез;
- суда куркыныч уеннар оештырмагыз;
- өреп кабартылган матрасларда, салларда ярдан ерак йөзеп кермәгез, бигрәк тә йөзә белмәсәгез;
- исерек килеш су коенмагыз.
Кiziltan.ru материаллары буенча.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев