Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Киңәш

Баулы хуҗабикәләренә файдалы киңәшләр

Термостан чит ис килсә, зарар юк: аңа бер-ике кашык дөге һәм су салып, берничә тапкыр яхшы гына селкергә кирәк.

Термостан чит ис килсә, зарар юк: аңа бер-ике кашык дөге һәм су салып, берничә тапкыр яхшы гына селкергә кирәк. Соңыннан кайнар су белән чайкарга онытмагыз. 
Кулланылып бетмәгән суганны нинди дә булса май белән сылап куегыз – ул сыйфатын югалтмаячак. 
Ачылган томат пастасын, аның капкачына әз генә коры горчица сөртеп, яки өстенә вак тоз белән май салып, күгәрүдән сакларга була. 
Шиңгән яшелчәләрне (үләннәрне) алдан – кайнар, аннары салкын суга тыгып алып “терелтергә” була. 
Дым тартканнан өстәл әрҗәләре бик авырлык белән ачыла башлый. Аларның ян-якларын шәм белән ышкысагыз, бу күңелсезлектән котылырсыз. 
Бәрәңгене әрчеми пешергәндә аның кабыгы ярыла. Ярылмасын өчен, суга берничә тамчы аш серкәсе тамызыгыз. 
Каты итне квас, әчегән сөт, кыяр, кәбестә һәм чөгендер тозлыгында (рассол) тотсагыз, ул йомшаячак. 
Балыкны бер-ике көн дәвамында суыткычсыз да сакларга була. Эчен алып, эре тоз белән эчен-тышын ышкыгыз һәм шикәр кушылган аш серкәсенә (0,5 л серкәгә 1-2 кисәк шикәр) манылган чүпрәккә төреп куегыз. 
Дөге, тары, солы кебек ярмаларның сөттә суга караганда озаграк бүрткәнен истән чыгармаска кирәк. Шуңа күрә аларны алдан суда күпертеп, аннары сөттә пешереп бетерергә кирәк.

Фото:  http://pixabay.com

Чыганак: http://muslumirc.ru/news/stati/faydaly-kishlri7678

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев