Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Киңәш

Башкалар кубызына биемәс өчен...

Башкаларга бәйле булып, алар кубызына биеп яшәмәс өчен, кайбер киңәш-кагыйдәләргә игътибар итәргә кирәктер. Менә бу киңәшләрне тәкъдим итәбез

Кемгә кирәк – шул эшләсен

«Кирәк», «тиеш» дигән сүзләрне еш ишетергә туры килә безгә. Гадәттә, әти-әниләр балаларына карата куллана аларны. Ләкин танышлар, дуслар арасында да сиңа ничек яшәргә кирәген өйрәтүчеләр була. Кем дә булса сиңа: «Моны эшләргә кирәк», «син эшләргә тиеш», – дип әйтә икән, аның үзенә тәкъдим ит. Чынлыкта шулай эшләү ул кешенең үзенә кирәк бит.

 

Кулыңнан килмәсә – вәгъдә итмә! Вәгъдә итсәң – үтә

Телең ни сөйләгәнне колагың ишетсен. Уйламыйча вәгъдә биреп ташлап, аны үтәми торып яки аннан баш тартмыйча, тынычлана алмаячаксың. Ул күңелдә йөк булып торачак. Үз өстеңә өстәмә мәшәкатьләр алганчы, җиде кат үлчә. 

 

Сорамасалар – тыгылма

Коткаручы роленә кереп, тирә-яктагыларга яхшылык эшләргә, файда китерергә ашкынып торучылар да бар арабызда. Ләкин алай эшләү кирәк микән соң? Бигрәк тә сорамаган җирдә. Ит яхшылык – көт яманлык булмагае. Аннан инде негатив реакцияне көт тә тор! Таякның икенче ягы да бар: башкалар синең туктаусыз кайгыртып, кирәксә-кирәкмәсә ярдәм итәргә атлыгып торуыңа тәмам ияләшеп бетәләр, һәм көннәрдән бер көнне синең тарафтан андый игътибар булмаса, аптырыйлар, шуны таләп итә башлыйлар. Кайберәүләр исә аерым бер максат белән махсус күңелсез ситуацияләргә эләгәләр. Мәсәлән, кемнеңдер игътибарын яулар өчен. Ә син, кирәкмәгән чакта ярдәмгә ташланып, бөтен эшне бозып куясың.

 

Хәзерге белән яшә

Бу кагыйдә тормышка мөнәсәбәтеңә генә кагылмый, башкалар сине ничек кабул итүгә дә карый. «Син ничек үзгәргәнсең», «Элек син бөтенләй башка идең» дигән сүзләрне ишеткәнең бардыр. Ләкин сиңа нидер булган дигән сүз түгел әле бу. Киресенчә, ул кешенең үзендә проблемалар бар, димәк. Кемдер синең үткәннәрне искә төшерер, кемдер киләчәктә алтын таулар вәгъдә итәр. Ә син җайлап кына бүгенгегә кайтар аны.

 

Беркемгә дә комачаулама. Үзеңә дә комачаулауларына юл куйма

Негатив эмоцияләрне чыгармый гына әйтелгән «Зинһар, комачаулама!» дигән тылсымлы сүзләр чикләрне билгеләргә һәм тыныч кына үз эшеңне дәвам итәргә булышыр. Башкаларга да үзләре теләгәнне эшләргә юл куй. Ул эшләре сәер, аңлаешсыз тоелса да. Комачаулама, ул аларның тормышы бит.   

 

Безнең ялгышлар –  безгә сабак ул

Артык эмоцияләрдән башка гына үзең белән булган хәлләрне, хаталарны, уңышсызлыкларны кабул итә белсәң, бу үзенә күрә бер сабак булачак. Без булып үткән хәлләрне үзгәртә алмыйбыз, аңа мөнәсәбәтебезне генә үзгәртә алабыз – шуны онытма.   

 

Башкаларны тикшермә

Кайчак дус хатының белән күршеңнең хаксызлыгын, хезмәттәшеңнең булдыксызлыгын тикшерүдән тыелып калу бик кыен. Син аңа үз энергияңне дә кушасың, ә үзең тишек кәстрүл кебек буш каласың. Син чынлап та башкалар файдасына энергия генераторы булырга телисеңме? Юк икән, үзең турында уйлый башла, һәм ул энергияне үзеңә юнәлт. Башкаларны тикшереп, вакытыңны әрәм итмә.

 

Фото: /pixabay.com

Чыганак: http://syuyumbike.ru/news/belms-bel/bashkalar-kubyzyna-biems-chen

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев