Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Киңәш

Бала үстергәндә биш төрле хатадан сакланырга кирәк

Кайчак дөрес тәрбия артыннан куып, хаталар да җибәргәлибез.

Баланы акыллы һәм тәрбияле итеп үстерү… Һәр әти-әнидә була торган гадәти теләк бу. Тик кайчак әнә шул дөрес тәрбия артыннан куып, хаталар да җибәргәлибез. Психолог Марина Руфанова ата-аналарга бала үстергәндә биш төрле хатадан сакланырга киңәш итә:

1 очрак. “Кара әле, Булат нинди матур рәсем ясаган. Үзе чиста, пөхтә! Син инде һәрвакыттагыча ашык-пошык эшлисең дә, артыңнан бар дөньясын җыештырырга кирәк. Иптәшеңнән үрнәк ал әзрәк!” Таныш сүзләрме? Ата-аналар авызыннан мондый тиргәүне еш ишетергә туры килә. Ул гына да түгел, башка кеше белән чагыштыру, бөтен кеше алдында үз балаңны мыскыл итү белән бер бу. Бала аны нәкъ шулай кабул итә дә. Бу – бик зур хата. Даими рәвештә шундый кыен хәлдә калган бала озакламый үз эченә бикләнәчәк.

2 очрак. Бала тәрбияләү мәсьәләсендә тормыш иптәшегез белән бер сүздә булыгыз. Берегез – бер төрле, икенчегез икенче төрле сукаласа, бала сезне аңлый алмыйча тилмерәчәк. Соңрак кайсыгызның сүзләре аңа уңайлырак булса, шул якны куәтләп, бәйдән ычкыначак. Баланы берегез орышканда, икенчегезнең дәшми калуы хәерле.

3 очрак. Кәефегез нинди генә булса да, балагызга аның фәлән адымы сезне борчуга салуын, фәләнне эшләвен хуплавыгызны искәртеп торыгыз. Бөтен дөньяга ачуыгыз килгән чакта, сабыйны юк өчен дә сүгеп ату, кәефегез яхшы булганда, аны чамадан тыш ярату – зур хата. Болай эшләгәндә ул: “Нәрсә генә эшләсәм дә, яратмыйлар. Бездә бар да әти белән әнинең кәефе ничек булуга бәйле”, – дип, ялгыш нәтиҗә ясарга мөмкин.

4 очрак. Балагызның, җирдә тәгәри-тәгәри, урамда уйныйсы киләме? Үзе мөстәкыйль рәвештә киенеп, урынын җыеп карарга телиме? Сабыегызның бу теләкләренә каршы килмәгез. Пычранган киемне юып була: рәхәтләнеп уйнасын! Сез теләгәнчә итеп булмаса да, үзе киенсен! Артыннан эшне яңадан башкарырга туры килсә дә, баланың үз урынын үзе җыюына каршы килмәгез. Әти-әнисе “өф-өф” итеп кенә үстергән баллада, гадәттә, максатчанлык, кыюлык кебек сыйфатлар булмый диярлек.

5 очрак. Күп кенә ата-ана, баланы артык иркәләүдән куркып, балага яратуын сиздермәскә тырыша. Бала ничә яшьтә булуына карамастан, мәхәббәт, назга мохтаҗ. Бу киләчәктә аңа сөйгәне, тормыш иптәше белән мөнәсәбәтләр корганда да нигез булачак. Әмма шунысын исегездән чыгармагыз: мәхәббәт, назны көчләп тагарга ярамый. Шуңа күрә балагыздан тик торганда сезне килеп кочаклавын, үбүен сорамагыз. Болар бар да чын күңелдән эшләнергә тиеш.

(Казан, "Татар-информ", "Ватаным Татарстан").

Фото:  pixabay.com

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/09/16/193651/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев