Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Киңәш

Бакчачыларга киңәш

Кыяр үстерүчеләргә киңәшләр

1. Кыярлар тишелеп чыгып, 3-4 яфракка җиткәч, аларны түбәндәге состав белән эшкәртергә кирәк.

Бер чиләк суга 30 тамчы йод, 20 г кер сабыны һәм 1 литр сөт кушып болгатабыз. Шушы эремәне кыярларга һәр ун көн саен бөркергә була.

 2. Кичтән бер ипине бер чиләк суга салып калдырабыз. Иртән аны кул белән изеп, бер флакон йод кушабыз.

Әлеге сыеклыкны бер чиләк суга 1 литр күләмендә кушып, кыярларга сибәбез. Калганын салкынча урында саклыйбыз. Шушы ашлама белән кыярны һәр ике атна саен көзгә кадәр ашласагыз, кыярның яфраклары көйми, саргаймый, уңышын озак бирә.

3. Кыярның һәм борычның уңыш бирүен кабаттан яңартып җибәрү өчен, 1 чиләк суга 2 литр эремчек суы (сары су да диләр) һәм 150 г шикәр комы кушып сибәргә була.

4. 700 г банкадагы суган кабыгын 10 литр суга салып, кайнатып чыгарабыз да, уттан алып, 12-14 сәгать төнәтәбез (өстен капкач белән капларга кирәк). Аннары сөзеп, суган кабыгын сыгабыз. 1 литр шушы төнәтмәне 4 литр суга кушып, кыяр өстенә һәм туфркакка сибәбез.

Фото:  http://pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев