Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Киңәш

Бакчачыларга декабрь аенда ниләр эшләргә кирәк

Кыш айлары – бакчачының бетмәс-төкәнмәс мәшәкатьләрдән азрак арынып торган чагы. Бакчада тынлык. Агач һәм куаклар – кышкы ялда. Әмма бакчаны күзәтүне туктатмаска кирәк.

Көчле юеш кар яуганнан соң, агачларның ботаклары сынмасын өчен, карны селкеп төшерергә кирәк. Теплицада җир катмасын өчен эченә кар ташлагыз. Бу аның туфрагын язын дымга да туендырачак. Яфракларын коеп бетергән агачларда кышларга калган корткычларның оялары яхшы күренә.

Кар катламын тикшереп тору мөһим. Чөнки ул – үсемлекләр өчен җылы юрган. Декабрьдә кыска вакытлы җылытулар булгалый. Нәтиҗәдә җир ачыла һәм үсемлекләр өшергә мөмкин.

Көчле юеш кар яуганнан соң, агачларның ботаклары сынмасын өчен, карны селкеп төшерергә кирәк. Теплицада җир катмасын өчен эченә кар ташлагыз. Бу аның туфрагын язын дымга да туендырачак. Яфракларын коеп бетергән агачларда кышларга калган корткычларның оялары яхшы күренә. Бөтерелеп торган корыган яфраклар, бөрешкән җимешләрне юк итегез. Кошларга җимлек куегыз. Бакчага ияләшкән кошлар, бала чыгаргач, корткычларга каршы сугыш ачачак. Көздән миләш, сырганак, баланны бөтенләй җыеп бетермәгез, кошларга бүләк калдырырга кирәк. Гладиолус, бегония, дәлия һәм башка чәчәкләрнең сакларга салган бәрәңге һәм суганчаларын тикшереп торыгыз. Чери башлаганнарын ташларга кирәк. Черү билгеләрен күрсәгез, киптерергә һәм көл сибәргә була.

Фото: pixabay.com

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев