Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Киңәш

Бакчачыга киңәшләр

Сентябрьдә бакчачының төп эшләре өлгергән уңышны җыю, аны эшкәртү һәм саклауга салу гына түгел. Чын бакчачының бу чорда эше күп, чөнки нәкъ менә шушы вакытта киләсе ел уңышына нигез салына.

Ашлама кертәбез

Бакчабыздагы үсентеләр безгә мул уңыш, шифалы витаминнар бирү өчен бик тырышканнар, шуның өчен аларга яңадан көч җыярга ярдәм итәргә кирәк. Ни өчен дигәндә, алда салкын һәм карлы кышлар көтә, ә агач-куаклар, үсентеләр өчен бу – зур сынау. Шунысын да әйтергә кирәк, сентябрьнең икенче яртысында агачларда көчле тамыр үсеше башлана, шуның өчен туфракта дым һәм туклыклы матдәләр җитәрлек күләмдә булырга тиеш. Бу эшне тизрәк башкарырга кирәк, чөнки бераз гына соңару да киләчәк уңышка аяк чалырга мөмкин.

Алмагач һәм груша

Алмагач һәм груша агачларына органик һәм фосфор-калийлы ашламалар кертү мөһим. Һәр алмагач төбенең 1 квадрат метрына якынча 3-5 килограмм органик ашлама, 10-12 грамм калий һәм 3-40 грамм суперфосфат кертү дөрес булачак. Калийлы ашламалар агачларның салкынга чыдамлылыгын, ә фосфор булачак уңышның күләмен арттыра. Ашламаны, агачның яшенә карап, 5-20 сантиметр тирәнлектә кәүсә тирәли тигез күләмдә кертергә киңәш ителә. Әгәр һава торышы коры тора икән, башта туфракны 35-40 сантиметр тирәнлеккә кадәр дымландырырга кирәк.

Кара карлыган һәм крыжовник

Алар да минераль тукландыруга мохтаҗ. Беренче өч елда, куакларны утырткан вакытта кирәкле матдәләрне керткәнсез икән, фосфорлы һәм калийлы ашламаларны кертмәскә дә мөмкин. Өч елдан соң һәр куак астына якынча 10-15 килограмм органик ашлама, 80-120 грамм суперфосфат һәм 30-50 грамм хлорлы калий кертергә мөмкин. Сентябрь аенда җиләк бирүче куакларны суперфосфат һәм калий тозы (1 чиләк суга 1 стакан суперфосфат һәм ½ стакан калий тозы) белән сыйларга мөмкин. Ремонтант бакча җиләген сентябрь буена әчетелгән сыер тизәге (1:15 микъдарында) яисә чүп үләннәре төнәтмәсе белән ашларга мөмкин. Сентябрь уртасыннан соң мочевина бирүне туктатырга кирәк.

Виноград

Виноград та ашламаларны бик ярата, бигрәк тә фосфорлы һәм калийлыларны. Уңышын җыеп алганнан соң, куаклар төбенә монофосфатлы калий (1 чиләккә 30-40 грамм) кертергә онытмагыз. Виноград аеруча тиресне ярата, чөнки тирес аны азот, фосфор, калий, шулай ук микроэлементлар белән баета. Аны куак төбенә 3 ел саен 1 квадрат метрга 6-8 килограмм чамасы казып салырга киңәш ителә. Фосфорлы (суперфосфат) һәм калийлыларны 1 квадрат метр җиргә 50-60 грамм исәбеннән кертергә кирәк. Шулай ук, фосфорлы ашлама буларак, виноград төбенә көл дә кертергә мөмкин.

Җиләк бакчасында

Август аенда утыртылган бакча җиләкләрен игътибар белән карагыз, тамыр алырга өлгергән нәни куакларның төпләрен йомшартыгыз. Кайчак җиләкнең яфраклары яшел күренә, ә менә уртадагы «үзәге» күренми, аны туфрак күмгән була. Аларны өскә калкытып чыгарырга ашыгыгыз. Җиләк бирә торган плантацияне дә игътибарлап карагыз, арада артык картайган төпләрне алып ташлап, алар урынына яңаларын утыртыгыз. Көз коры килсә, бакча җиләгенә даими су сибеп торыгыз. Кура җиләге уңышын җыеп алу белән үк быел җиләк биргән һәм авыру, зәгыйфь ботакларны төптән кисеп ташлагыз. Аннары калган ботакларны толымлап бәйләп, җиргә иегез. Бу эшне соңга калдырырга ярамый, чөнки соңрак ботаклар үзләренең сыгылмалылыгын югалта һәм җиргә игән вакытта сынарга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев