Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Киңәш

Бакча җиләге утыртуның сере

Август ахыры – сентябрь башы бакча җиләген утырту вакыты. Аны үрчетүнең берничә сере.

1 сер. Көз көне утырткан җиләк куакларын яз көне бөтенләй таба да алмаска мөмкинсез. Сәбәбе? Сәбәбе – май коңгызы личинкалары. Алар җиләкнең тамырын тулысынча ашап бетерә һәм язга үсенте һәлак була. Шуның өчен, бакча җиләген утыртасы түтәлегезне казыганда җентекләп тикшерегез – корткыч бөҗәкләр булмасын. Түтәлгә черемә керткәндә дә игътибарлы булыгыз. Личинкалардан иң үтемле чара – нашатырь спирты. 10 литр суга 2-3 аш кашыгы нашатырь спирты салып, туфракка сибегез. Туфрак катламы 20 см чыланырга тиеш.

2 сен. Утыртыр алдыннан җиләк үсентеләрен әзерләргә кирәк. Озын тамырларны 5-7 см калганчы кыскартып кисегез һәм каймак куелыгындагы кызыл балчык измәсенә батырып алыгыз. Болай иткәндә, тамырлар тиз кипми.

3 сер. Җиләк бер урында берничә ел үсә. Шунлыктан туфрак бик тә ашлы булырга тиеш. Түтәлне казыганда ук черемә керткән булсагыз да, утырту чокырларына да берәр уч салып чыгыгыз. Тамырлары ныгып, туклыклы матдәләрне тирәннән ала башлаганчы, ул аңа аш булып тора.

Фото:  pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев