Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Киңәш

Әстерхан чикләвеген дөрес файдалана беләсезме?

Бу тәмле һәм файдалы чикләвекнең бөтен мөмкинлекләрен белеп бетермисездер әле, бәлки.

Әстерхан һәм эрбет чикләвеге майларын тигез күләмдә кушканда яраларны, пешкән урыннарны, фурункулларны яхшы дәвалап була.

Уртлар һәм тамак ялкынсынуын бетерү өчен чикләвек эчендә төшләр арасындагы ярты стакан күләмендәге бүлгеләрне ике стакан суда 20 минут кайнатырга һәм 1:10 итеп су кушарга. Колаклар авыртканда бу катнашмадан компресс файдалы.

Ашказаны җәрәхәтен дәвалау өчен бер стакан төелгән әстерхан чикләвеген ярты стакан суда бутарга һәм, сөзеп, бер калак бал кушарга. Көненә алты тапкыр берәр чәй калагы эчәргә.

Бер стакан аракыга җиде әстерхан чикләвеге кабыгы һәм өч чәй калагы бүлгеләрен кушып төнәтмә ясасаң, эчәк авыруларын дәвалаучы, тамырларны чистартучы дару килеп чыга.

Озак итеп чәйнәлгән әстерхан чикләвеге суган һәм сарымсак исен бетерә.

Йөрәкне, иммунитетны, канны яхшыртыр, бронхитны бетерер өчен берәр стакан әстерхан чикләвеге белән күрәгә, өч кашык бал салынган катнашманы көн саен ач килеш бер кашык ашарга кирәк.

Ашказаны асты бизе авыруы, кан оешуы югары, тромбофелит, экзема, псориаз һәм бу чикләвеккә аллергия булганда аны кулланырга ярамый. Кискен һәм хроник авырулар булганда табиб белән киңәшләшергә кирәк.

Чыганак

Фото: фрипик, ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев