Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Киңәш

Алган бүләгегез нәрсәне аңлата?

Тиздән - бәйрәмнәр! Кемдер бүләк сайлый, кемдер бүләк көтә. Һәр бүләкнең ниндидер сере, яшерен мәгънәсе барлыгын беләсезме? Хәтта бүләк итүче үзе бу хакта уйланмаса да, аның бүләгенең кеше тормышына ниндидер йогынты ясавы мөмкин.

Кәнфит бүләк иттеләрме? Бик яхшы. Байлык һәм татлы тормыш көтә үзегезне.
Шоколад — власть һәм мәхәббәт символы. Шокалад бүләк иткән кешегә бүләк алучы тартыла башлый икән...

Шәм тормыш, белем, караңгылык белән көрәшне аңлата. Бүләккә шәм алсагыз, тормышыгызга өмет килер.
Хушбуй явызлыктан саклый һәм мәхәббәтка ишарәли. Мондый бүләк рәхәт, бай тормыш вәгъдә итә.

Бияләй һәм перчаткалар — җылылык һәм яклану символы. Аны бүләк иткән кеше сезне ярата һәм сакларга, якларга тели. Чынаяк — сәламәтлеккә һәм җитешлеккә. Тормышыгыз “тулы чынаяктай” булырга тиеш. Бизәнгеч яисә акча — бик яхшы бүләк! Алар - тормыш энергиясе, власть, байлык билгесе.

Ә менә эчемлек бүләк итүчене аңлавы авыррак. Бер яктан, ул тормыш мәгънәсен аңлау, муллык белән чагыштырылса, икенче яктан, мәкерле уйларны аңлатырга мөмкин.

Тастымал — чисталык, якланганлык билгесе. Караңгы көннәрегез артта калачак, якты һәм матур көннәр киләчәк!

 

Чыганак

Фото: татар-информ


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев