Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Киңәш

Ачык туфрактагы помидор белән кыярдан ничек яхшы уңыш алырга?

Бакчачылар помидор үсентеләрен ачык туфракка утырту белән мәш килә. Туфрак температурасы 10 – 15 сантиметр тирәнлектә 12 –14 градуска җитте чөнки. Иң соңыннан утыртыла торган иң җылы яратучы һәм иң төп культураларның берсе ул.

Тәҗрибәле бакчачылар помидор түтәлләрен стена яки коймадан көньяккарак утыртырга тырыша. Томат үсентеләрен узган елда кыяр, кәбестә һәм суган үскән урынга утырту әйбәт. Шул ук вакытта аларның татлы борыч, бәрәңге һәм баклажан урынын яратмауларын онытмаска кирәк.

Ачык туфракта помидорлар мул уңыш бирсен өчен ничегрәк итеп дөрес утыртырга? Танылган һәвәскәр бакчачы Фарсил Зыятдинов әйтүенчә, үсентене утыртканчы, чокырына 1 аш кашыгы көл, шулай ук берничә бөртек “катлаулы” ашлама сибәргә һәм һәркайсына туфрак суны күпме үткәрә ала, шуның кадәр су салырга кирәк. Кыскасы, помидор үсентесен сазга утырту әйбәт. Сабагын, төньяк-көнбатышка таба бераз авыштырыбрак, уртасына кадәр туфракка күмәргә мөмкин. Утырткач, һава куыклары калмасын өчен, төбен әйбәтләп баскалап күмәргә, тагын су сибәргә. Шуннан соң, үсенте тизрәк күтәрелеп китсен өчен, сабакның түбәнге өч пар яфрагын өзеп алырга.

Кыярга килгәндә, аны узган елгы салат, кәбестә, борчак һәм томат түтәлләре урынына утыртудан да яхшысы юк. Кишер, ташкабак, карбыз-кавын урынына утыртырга ярамый, чөнки уртак авырулары бар.

Бу яшелчә өчен иң яхшысы – сыер тизәгеннән черегән тирес. Гадәттә аны түтәл казыганда туфракка кертәләр. Тирес кертелмәсә, утыртыр алдыннан чокырларына сыер тизәге төнәтмәсе (5 өлеш суга 1 өлештизәкне әчетеп) сибү әйбәт. Тирес юк икән, тавык тизәге төнәтмәсе (1:20 нисбәтеннән су кушылган) якикомплекслыминераль ашлама кулланырга мөмкин.

Игътибар: уңышын арттыру өчен бер түтәлгәтөрле сортлар утыртырга кирәк. Алар берсен-берсе серкәләндереп, күбрәк кыяр бирәчәк.

Яшелчәне халык ысуллары белән ашлау

Помидор үсентесен туфракка утыртуга, алсу төстәге йод эремәсен 10 литр суга 2 тамчы йод исәбеннән) бөркү киңәш ителә. Эремәне катырак итеп ясарга ярамый, юкса яфракларын яндырачак. Бөреләнгәндә дә шундый ук эремә бөркү әйбәт.

Бакчадагы чүп үлән – наратбаш үләненнән дә помидорлар өчен менә дигән ашлама ясарга була. Моның өчен үләнне җыеп, вакларга һәм җылы суга салып куярга кирәк. Капкач белән каплап, 7 көн әчетергә. Әледән-әле болгатып торырга. Эремә әзер булгач, помидор куакларының төбенә сибәргә яки өсләренә бөркергә мөмкин.

Агач көле – фосфор һәм калийның бик тә популяр һәм арзанлы чыганагы. Көлне башта иләргә һәм суга салып болгатырга (10 литр суга 200 грамм нисбәтеннән) кирәк. Бер тәүлек тотарга. Томат үсентеләрен җәй буе шундый эремә беләнт укландырырга мөмкин. Ә инде коры эссе җәйдә, бөреләре коелмасын өчен, җиңелчә генә ясалган бор кислотасы эремәсен куллану киңәш ителә. Моның өчен бер стакан җылы суга 10 грамм кислота салып эретергә. Шуннан катнашманы 10 литр суга (түбәләмә тутырылган бер чиләк су) салып, әйбәтләп болгатырга. Эссе көннәрдә куакларга шушы эремәне бөркергә.

Чүпрә эремәсе помидорларга фитофторадан котылырга, көйсез һава торышын җиңел генә кичерергә ярдәм итә. Ә иң мөһиме – бакчачыларга помидорларны октябрь азагына кадәр диярлек сабактан өзеп җыю мөмкинлеге бирә. Эремә ясау өчен 100 г чи чүпрә, ярты стакан шикәр комы, 2,5 литр торган җылы су кирәк. Иң элек чүпрәне җылы суга салып эретергә. Шуннан җылы сулы банкага салып, шикәр комы өстәргә. Банканы, өстенә марля каплап, җылы урынга куярга. Әледән-әле селкеткәләп торырга. Әчүдән туктагач, эремә әзер дигән сүз. Бер стакан чүпрә эремәсен бер чиләк суга салырга. Һәр куакка берәр литр шул сихәтле суны сибеп чыгарга. Җәй дәвамында томат үсентеләрен шундый эремә белән өч тапкыр ашларга.

Фото: yandex.ru

Чыганак:  https://tatar-today.ru/2020/06/60873/

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев