Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кирәкле кызыклар сандыгы

Үзеңне бәяли белмәсәң...

Эштә хезмәтеңне кабул итмиләр, өйдә санламыйлар. Тирә-юньдәгеләрнең ник берәрсе хаклы икәнлегеңне аңласын! Барысына да өлгерергә, җайларга, кайгыртырга, ярдәм итәргә тырышасың һәм ахырдан әле син гаепле дә булып каласың. Беләсезме эш нәрсәдә икән? Әгәр хатын-кыз үз-үзен бәяли белмәсә, алтын таулар күчерсә дә, тирә-юньдәгеләр аңа уңай бәя бирмиячәк!

Сез үзегезне, хезмәтегезне бәяли беләсезме, тикшереп карыйк әле. Түбәндә язылганнарның барысы да үзен бәяли белмәгән хытын-кыз сыйфатлары. 

1. Ул барысын да үзенә кабул итә. Тазару турында сөйләшәләрме, димәк, аны таза дип уйлыйлар. Ялкаулар турында сүз чыктымы – ялкаулыкта гаеплиләрдер сыман...

2. Ул һәрвакыт аклана. Хәтта акланырга кирәк булмаган җирдә дә.

3. Үзенә карата кылынган гаделсезлек турында әйтергә уңайсызлана.

4. Тирә-юньдәге һәркемгә ошыйсы килә. Беркемне дә үпкәләтәсе килми.

5. Тәнкыйтьне турыдан-туры үзенә кабул итә.

6. Ул һәрвакыт кемгәдер нәрсәдер исбат итәргә тырыша.

7. Үзенең теләкләренә, хыялларына игътибар итми, тәнен карамый, үзен кайгыртмый.

8. Аңа бөтен кеше аны гаепләп сөйлидер сыман тоела.

9. Ул үзен башкалардан ким саный.

 10. Ул башкаларга «юк» дип әйтергә уңайсызлана.

 11. «Кеше нәрсә әйтер» дигән фикердән куркып, теләгәнен эшләргә кыймый йөри.

 12. Үпкәләргә һәрвакыт сәбәп таба.

 13. Комплиментлардан уңайсызлана башлый.

 14. Мәхәббәтне яулап алырга кирәк, дип ышана.

 15. Үзе өчен бернәрсә дә эшләми. Хәтта матур эчке киемне дә үзе өчен түгел, ире өчен генә алырга мөмкин.

 16. Якын кешеләренә дә, башкаларга да, үзе белән хөрмәтсез аралашырга рөхсәт итә.

 17. Үзен башкалар белән чагыштыра һәм үзен кимсетә торган нәтиҗәләр ясый: башкалар һәрчак матуррак, сылурак, затлырак булып тоела аңа.

 18. Бәхет хисе бирмәгән мөнәсәбәтләргә еллар буе түзеп яшәргә мөмкин. Берни дә үзгәртергә омтылмыйча, беркемгә бу турыда әйтмичә...

 19. Нәрсә теләгәнен белми һәм бу турыда уйланмый.

 20. Еш кына «корбан» ролен кабул итеп яши бирә.

 

Фото: татар-информ

Чыганак: http://syuyumbike.ru/news/belms-bel/zene-byali-belms

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X