Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кирәкле кызыклар сандыгы

Ютәлгә каршы дәва чарасын беләсезме?

Ютәлдән - файдалы чәй эч!

1. Ютәлдән бәлзәм:

500 г. вакланган әстерхан чикләвеге, 300 г. бал, 100 г.алоэ сутын бергә кушып, тагын дүрт лимон суты өстәп болгатабыз. Балаларга 1 чәй кашыгы, ә зурларга 1 аш кашыгы исәбеннән ашар алдыннан ярты сәгать кала көнгә өч тапкыр бирергә кирәк. Бу ютәлдән һәм бронхит авыруыннан да менә дигән дәва булачак.

2. Баланны шикәр белән изеп ясалган чәй дә хәлне җиңеләйтәчәк. Әлеге файдалы эчемлек салкын тигәннән, ютәлдән һәм тавыш карлыкканнан ярдәм итәчәк.

3. Аптекадан термопсис үләне һәм содадан торган даруның 2-3 төймәсен баллы кайнар чәйдә яки суда эретәсе. Файдалы эффекты искиткеч булган әлеге эчемлекне зурларга тәүлек әйләнәсе 3-4 тапкыр эчәргә киңәш ителә.

4. Коры ютәл вакытында 1/4 стакан сыер маена, бер йомырка сарысын һәм тәменчә шикәр кушып ясалган измә ярдәмгә киләчәк. Әлеге катнашманы көнгә ике тапкыр 2 чәй кашыгы кабып куярга кирәк.

5. Йөткерү һәм тавыш карлыкканан тагын бер файдалы эчемлек бар. Ул ярты стакан йөземне 1 стакан суда кайнатып чыгарып, шуңа 1 стакан башлы суган сутын кушып ясала. Барлык кайнатманы төнгелеккә эчеп ятарга да була. Көндезен исә ашар алдыннан 20 минут кала 1/3 стаканны көнгә өч тапкыр эчеп куярга була.

Фото: /pixabay.com

Чыганак:  https://intertat.ru/news/questions_answers/20-12-2019/yut-lg-karshy-d-va-charasyn-bel-sezme-5712155

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев