Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кирәкле кызыклар сандыгы

Юкә чәчәген кайчан җыярга һәм ничек киптерергә?

Тиздән юкә чәчәге җыяр вакыт җитә. Юкә июнь-июль айларында чәчәк ата, җимешләре августта-сентябрьдә өлгерә. Юкә чәчәген коры көннәрдә чәчәкләр ачылганчы җыялар һәм 40-50 градустан югары булмаган температурада киптерәләр. Аны кояшта киптерергә ярамый, чөнки ул үзенең төсен һәм шифалы үзлекләрен югалта.

Юкә чәчәкләрендә эфир мае, гесперидин һәм тилицианин гликозидлары, сапониннар, каротин, аскорбин кислотасы, дуплау матдәләре, фарнезол бар.

Юкә чәчәге салкын тиюдән дәвалану өчен тирләтә һәм температураны төшерә торган дару буларак, гастритлардан, ангина һәм стоматит белән авырганда авыз һәм тамакны чайкау өчен файдаланыла. Юкә чәчәген һәм кура җиләген тигез күләмдә алып тирләткеч җыелма ясыйлар. Пешерелгән чәчәкләреннән әзерләнгән сыек ботканы йомшарткыч дару итеп, парландыргыч чара буларак кулланалар.

Төнәтмә ясау өчен 1 аш кашыгы коры чәчәккә 1 стакан су салалар, 20-30 минут төнәтәләр. Көнгә 2-3 стакан (төнгә каршы эчү файдалырак) эчәләр.

Яфрак кайнатмасын әзерләү өчен 2 аш кашыгы чималны 1 стакан суда 10 минут кайнаталар. Кайнатманы сөзәләр, шул ук көнне эчеп бетерәләр. Тәкъдимнәрне кулланганда, табиб белән киңәшегез.

igelek.ru

Фото staroslav.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев