Бавлы-информ
  • Рус Тат
  • Йөрәк-кан тамырлары авыруларын кисәтү өчен 5 киңәш

    Республика медицина профилактикасы үзәге табиблары үзеңне һәм якыннарыңны гипертония, инсульт һәм инфаркттан ничек сакларга кирәклеге хакында сөйләде.

    Инфаркт яки инсульт белән очрашканчы, кеше еш кына гипертониядән: даими рәвештә яки вакыт-вакыт артериаль кан басымының (терекөмеш баганасы буенча 140/90 миллиметр һәм аннан югарырак) күтәрелүеннән интегә.

    Артериаль кан басымы күтәрелүнең төп билгеләре түбәндәгеләр: баш авырту, баш әйләнү, йөрәк тибешенең ешаюы, йөрәкнең өзек-өзек тибүе, мускулларның хәлсезлеге, тын кысылу. Әмма кан басымының күтәрелүен тоймый торган кешеләр дә бар.

        Гипертонияне кисәтү өчен кайбер кагыйдәләрне үтәү зарур:

    - Тәмәке тартуны ташларга, артык авырлыктан котылырга, алкоголь эчемлекләрен чамадан тыш кулланмаска кирәк.

    - Гәүдә авырлыгын контрольдә тоту шарт.

    Кеше тазарып, артык килограммнар җыйса да, уйланырга сәбәп бар дигән сүз. Бу очракта да гипертониягә тиз бирешәсең, дип ышандыра табиблар.

    - Төрле факторлар - тәмәке тарту, симерү һәм стресслар гипертония авырулары, инсульт яки миокард инфаркты барлыкка килү куркынычын арттыра, - ди Республика медицина профилактикасы үзәге белгечләре.

    Әгәр гаиләдә кемдер йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан интексә, сәламәтлеккә аеруча игътибарлы булырга кирәк.

    - Тартуны ташлагыз, күбрәк хәрәкәтләнегез һәм җәяү йөрегез. Холестерин күләмен белеп тору да бик мөһим, - дип киңәш итә Төбәкара клиник-диагностика үзәгенең «Кардиология» юнәлеше җитәкчесе, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының баш штаттан тыш кардиологы Альберт Галәвич.

    Кан басымы терекөмеш баганасы буенча 140/90 миллиметр һәм аннан югарырак булса, табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк.

    Әгәр артериаль кан басымы билгесез сәбәпләр аркасында терекөмеш баганасы буенча 140 миллиметрдан югарырак булса, кичекмәстән табибка күренегез.

    - Кан басымы 140/90 миллиметрдан югарырак яки 90 миллиметрдан түбәнрәк (яисә әлеге күрсәткечләрнең берсе яки икесе дә), кандагы шикәр яки холестерин күләме югарырак икән, табибка мөрәҗәгать итәргә һәм тикшеренүләр комплексы үтәргә кирәк, - дип искәртте Казанның баш кардиология Зөлфия Ким.

        Диспансеризация – барлык авыруларны контрольдә тотуда яхшы алым.

    Казанның баш кардиологы Татарстан халкына диспансеризация һәм предприятиеләрдә профилактик медицина тикшеренүләренә аерым игътибар бирергә киңәш итә.

    - Мондый профилактик тикшеренүләр вакытында табиб кеше сәламәтлегендәге үзгәрешләрне ачыклый һәм мәкерле авыруларның үсешенә чик куя ала, - диде Зөлфия Ким.

    Өлкән яшьтәге кешеләр диспансеризацияне өч елга бер тапкыр үтәргә тиеш. Гражданинга беренче диспансеризация — 21 яшьтә, шуннан соң өч ел саен бөтен гомере дәвамында үткәрелә. Бөек Ватан сугышы инвалидлары һәм ветераннары, һәлак булган (үлгән) ветераннар һәм инвалидларның хатыннары, ничә яшьтә булуларына карамастан, диспансеризацияне ел саен уза.

    Бу хакта тулырак: https://intertat.tatar/society/y-r-k-kan-tamyrlary-avyrularyn-kis-t-chen-5-ki-sh/

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: