Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кирәкле кызыклар сандыгы

Йомырканы сытып, сөттә пешерегез!

Шул вакытта аның файдасы тагын да күбрәк булыр.

Организмның витаминнарга сусаган чагы. Әле җиләк-җимешләр өлгергәнче аны башка төрле ныгытырга кирәк. Бу җәһәттән, йомырка файдалы. Әмма аны дөрес пешерергә кирәк.

Йомырканы кетәклектән алып кергән көнендә үк ашаганда аеруча файдалы.

Йомырканың сарысы аеруча витаминнарга бай. Ул тулысынча диярлек эшкәртелеп, файдалы матдәләргә бүленеп бетә; йөрәкне, баш миен һәм тәнне ныгыта; күкрәкне, үпкәләрнең эшчәнлеген яхшырта; ашказаны, эчәк, бәвел куыгы авыруларын дәвалый; күп кан югалткан кешеләрнең хәлен яхшырта.

Тавышны ачу өчен, бәвел куыгы эчтән янганда чи йомырка сарысы эчәләр. Ләкин чи йомырка сарысы ашказанына, бөерләргә зарарлы – таш утырырга мөмкин, тәнгә бетчәләр дә чыгара ул.

Тән пешкәндә чи йомырка сөртергә кирәк. Ул аны тиз төзәтә.

Йомырканы ярым пешкән килеш ашарга кирәк. Моның өчен аны кайнар суга салгач, 100гә кадәр санарга кирәк. Шул чакта йомырка пешәр-пешмәс була. Ә иң яхшысы – йомырканы сытып, суда яисә сөттә пешерү.

Фото: pixabay.com

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X