Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кирәкле кызыклар сандыгы

Йомырканың сарысы - тышка, агы - эчкә күчсен өчен, ничек пешерергә?

Йомырканың агы белән сарысы урынын алмашсын өчен японнар җиңел ысул уйлап тапкан.

Йомырканы кабыгы белән пешергәндә, аның тышы ак була, сарысы эчтә уртада урнаша. Ләкин моны киресенчә эшләү ысулы да бар.

Моның өчен скотч һәм капрон оекбаш кирәк.

Башта йомыркаларны фонарь белән тикшерегез. Аның сарысы уртада, агы тышта булуын карагыз. Уртасы караңгырак төстә була, кырыйлары исә яктырып тора.

Аннары йомырканы берничә кат скотч белән чорнагыз.

Капрон оекбаш алыгыз, аның уртасына йомырканы салыгыз һәм ике башын да яхшылап бәйләгез. Йомырка шуып йөрмәслек булсын. Шуннан соң оекбашның ике ягыннан тотып, йомырканы берничә минут әйләндереп торыгыз.

Аннары йомырканы фонарик белән яктыртып тикшерегез. Әгәр йомырканың тышкы ягы караңгырак төскә керсә, димәк, сарысы белән агы урынын алмашкан дигән сүз.

Йомырканы оекбаш эченнән алыгыз, скотчны сүтмәгез һәм кайнап торган суга салыгыз. Йомырка каты итеп пешкәч, уттан алыгыз. Гадәттә, су кайнап чыккач, ун минуттан соң йомырка каты итеп пешеп җитә. Йомырканы боз кисәкләре салынган салкын суга салыгыз. Ул суынгач, скотчны сүтегез һәм кабыгын чистартыгыз.

Әгәр йомырка бөтенләй сары булып чыкса, димәк, аны аз әйләндергәнсез. Агы белән сарысы урынын алмашсын өчен, җитәрлек дәрәҗәдә әйләндерү таләп ителә. Йомырка сарысы агына караганда тыгызрак. Шуңа күрә йомырканы тиз әйләндергәндә, үзәктән этелү көче тәэсирендә тыгыз сары кабык кырыена күчә, ә агы киресенчә, үзәккә таба тартыла.

Фото: http://pixabay.com

Чыганак:  https://intertat.tatar/news/questions_answers/05-05-2020/yomyrkany-sarysy-tyshka-agy-echk-k-chsen-chen-nichek-peshererg-5740537

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев