Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кирәкле кызыклар сандыгы

Йолдызлык билгеләре буенча авырулар

Кайсы йолдызлыкта тууыгызга карап, сезнең хакта бик күп мәгълүмат белергә мөмкин. Бу һөнәр сайларга яки характерыгыздагы тискәре сыйфатлар белән көрәшергә ярдәм итә. Моннан кала, йолдызлар фаразы кеше сәламәтлегенең көчсез якларын да әйтеп бирә.

Кучкар: Баш авыртулары

Йолдызлыклар арасындагы иң актив билге.  Сез бер үк вакытта берничә эш эшлисез. Кагыйдә буенча, гамәлләрегез бик кайнар һәм эмоциональ, шуңа күрә  башыгыз авыртучан.  Исегездә тотыгыз: артык көчәнергә кирәк түгел,  эмоцияләрегезне дә контрольдә тотарга тырышыгыз. 

Үгезбозау: Тамак авыртуы 

Үгезбозаулар – тормышларындагы иң матур мизгелләрне бәяли белүче романтиклар. Зиннәтле тормышта яшәү өчен бик күп эшлисез.  Сез кире һәм үз фикерегезне белдерергә яратасыз. Шуңа күрә тамагыгыз авырта, бик еш салкын тиюдән интегәсез. Игътибар итегез: әлеге авырулар, беркемне дә тыңларга теләмәгәндә башлана.  

Игезәкләр: Йөткерү 

 Игезәкләр һәр әңгәмәдәше белән уртак тел таба ала. Сез кеше белән аның табигатен яхшырак аңлау өчен аралашасыз. Кайвакыт шулкадәр күп сөйлисез, тамагыгыз кибеп, йөткерә башлыйсыз.  Бер чынаяк чәй эчегез, тамагыгызны саклагыз!

Кысла: Сару кайнау

 Йолдызлыкның  бик эмоциональ билгесе. Тик моны беркайчан да читләргә күрсәтмисез. Хәтта,  үзегезгә йомылып, борчуларыгыз хакында  якыннарыгыз белән дә бүлешмисез. Шул вакытта ашказаны белән проблемалар килеп чыга. Гадәттә, сару кайный башлый. Юк өчен дә борчыласыз. Кәефегез китә башласа, ял итегез, киеренкелекне бетерегез. 

Арыслан: Йөрәк тибеше үзгәрү 

 Арыслан билгесендә туганнар үзләренә ышанганнар һәм бик кыюлар.  Үзегезне яратасыз, тик ул кире кагылган булу хисеннән сакламый. Андый вакытларда йөрәк тибешегез ешая. Утырып, тирән сулыш алыгыз, барысы да җайланачак.  

Сөмбелә: Ашказанында җәрәхәт

Камиллеккә омтылырга яраткан Сөмбеләләр, берәр нәрсә дөрес  килеп чыкмаса, бик борчылалар һәм ашказаннары авырта башлый. Үзегезне стресслардан сакларга тырышыгыз! 

 Үлчәү: Эч кату

 Бу билге астында туганнар бик тыныч холыклы кешеләр.  Диеталарга бармак аша гына карау, ашкайнату органнары проблемаларына китерә. Организмыгызның нәрсә үзләштерә алганы хакында уйланыгыз.  

Чаян: Сидек куыгындагы инфекцияләр 

 Иң серле  йолдызлык билгесе.  Сез  әйләнә-тирәгездәге кешеләргә ачылудан куркасыз. Үзегезгә көнчелек тә хас.  Ә артык көнләшү сидек куыгында инфекцияләр үрчүгә китерә.  

Укчы: күз күреме начар булу 

 Укчының планетысы – Юпитер. Әлеге планета күзләр белән идарә итә. Тормышыгыз сез көткәнчә бармый икән, начар күрә башлыйсыз.

Кәҗәмөгез: Сөякләр тиз сынучан 

  Бу йолдызлыкта туганнар бик эшчән кешеләр.  Кайбер чакта шулкадәр күп эшлисез ки, хәтта сәламәтлегегезгә зыян килә башлый. Гадәттә, сөякләрегез көчсезләнә. Сез бик кире, шуңа да  тиз арада табибка мөрәҗәгать итмисез.  Тик исегездә тотыгыз:  сәламәт булмасаң, эшләп булмый.

Сукояр: мускуллар спазмы

Бик чыдамнар.  Сез үзегезгә шундый каты ышанасыз ки, еш кына  көчегез җитмәслек эшләргә алынасыз. Артык көчәнгәнлектән, мускуллар кысылып авырта башлый. Авыр эш көненнән соң кайнар ванна керегез. Мускулларыгыз йомшарып китәр. 

Балык: Салкын тию 

Бу йолдызлыкта туганнарда кызгану хисе көчле. Һәр кешенең проблемасын йөрәгегез аша уздырасыз. Сезгә алар белән бергә борчылу ошый. Бу исә  сәламәтлегегездә чагыла.  Иң беренче итеп, үзегез хакында уйларга өйрәнегез! 

Фото: http://pixabay.com

Чыганак: http://syuyumbike.ru/news/belmesen-bel/yoldyzlyk-bilgelre-buencha-avyrular

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев