Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кирәкле кызыклар сандыгы

Йокыдан яхшы кәеф белән уяну өчен нишләргә?

Яхшы кәефкә гарантия бирә торган иң нәтиҗәле әйбер – йокларга иртәрәк яту.

М.В.Ломоносов исемендәге МДУның Йокы медицинасы үзәге җитәкчесе, медицина фәннәре кандидаты Александр Калинкин начар хисләр белән уянмас өчен киңәшләрен җиткергән.

«Моның өчен бик күп алымнар бар. Тик, иң отышлы дип саналганы берәү генә — иртәрәк йокларга яту. Табигатьтә бөтен процесслар да үзгәреш кичерү характерына ия, шул исәптән йокы да. Җиде сәгатьтән алып тугыз сәгатькә кадәр йокы — күпчелек кешеләр өчен норма», — дип хәбәр итә Калинкин.

Белгеч сүзләренчә, иртән йокының зур тизлектәге фазасы өстенлек итә, ул организмга тискәре йогынты ясарга сәләтле. «Организмга зыян килү нәкъ менә йокының шул фазасында була. Ул акрынлап иртәнге сәгатьләрдә — җидедән сигез сәгатькә кадәр арта, бу фазаны әле парадоксаль дип тә атыйлар», — дип аңлата табиб.

Фото: http://pixabay.com

Чыганак:  https://intertat.tatar/news/questions_answers/09-02-2020/yokydan-yahshy-k-ef-bel-n-uyanu-chen-nishl-rg-5720938

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев