Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кирәкле кызыклар сандыгы

Йоклый белеп йоклагыз!

Йокларга яратучы кешеләрне артык яратмасалар да, ул организмга кирәкле ял вакыты. Йокы тыныч, файдалы булсын өчен берничә кагыйдәне үтәргә кирәк.

* Йокы алдыннан телефонда казыну, телевизор карау начар гадәт. АКШ галимнәре гаджетлар баш миенә тыныч йокларга кымачаулаучы начар импульслар җибәрә икәнен дәлилләгән инде. Алар йокларга ятыр алдыннан кммендә ярты сәгать гаджетлар кулланмаска киңәш итә.

* Йоклар алдыннан ут яктысын киметергә кирәк. Өйдәге ясалма яктылып организмдагы гадәти биоритмнарны боза. Яктыда организм мелатонин бүлеп чыгармый. Шуңа да йокыга китү авыр була. Йокыга киткән очракта да кеше бик тынгысыз йоклый. Йокларга ятыр алдыннан, гомумән тәрәзә пәрдәләрен ябып куярга киңәш итәләр.

* Йокы алдыннан бүлмәне җилләтү иммунитетны ныгыта, аллергияне булдырмый кала.

Карават матрасын 10 елга бер булса да алмаштырып торырга кирәк. Урта һәм олы буын кешеләренә, умыртка баганасы авырткан кешеләргә Гарвард галимнәре уртача катылыкта булган, калын матрас сайларга куша.

* Йоклар алдыннан күңелегезгә хуш килгән бер ритуал башкарыгыз. Берәр китап укыйсызмы, аякларыгызны тозлы суда тотасызмы, битегезгә крем сылыйсызмы... Бу көндәлек гадәткә әйләнсә, йокыга китү дә җайлырак булачак.

 Фото: /pixabay.com

Чыганак: http://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/nichek-dres-yoklarga

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев