Бавлы-информ
  • Рус Тат
  • Йоклаганда җәймә астына сабын салыгыз

    Әгәр йокларга яткач аякларыгыз борчый яисә көзән җыера икән – җәймә астына сабын салыгыз.

    Бу бер караганда әкият кебек тоелса да, шулай эшләп караучылар файдасы тия диләр.

    Мәсәлән, бер ханым менә шул турыда ишеткәч сабынны кулланып карарга була һәм файдасын күрә башлый.

    Якыннары ышанмыйлар, шулай ул үзен үзе алдый, ышандырырга тырыша дип уйлыйлар. Ләкин бераздан ни күрсеннәр: аның хәле күзгә күренеп яхшыра. Сабынның файдасын күргән әлеге ханым нинди сабын салсаң да була дип язган.

    Бу алымны фәнни ачышлар рәтенә кертеп булмаса да, һәркем үзендә сынап карый ала. Эфир майлары кушып эшләнгән сабыннар аеруча файдалы, диләр.

     


    Фото: pixabay.com

    Чыганак:  http://shahrikazan.ru/news/kish-tabyish/yoklaganda-ym-astyna-sabyn-salygyz

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: