Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кирәкле кызыклар сандыгы

Җәйге кызуда нинди эчемлекләр эчәргә кирәк?

Җәй көне организм сыеклыкны күбрәк югалта. Шуңа күрә суны гадәттәгедән артыграк эчәргә кирәк. Ләкин, йөрәк һәм бөерләр эшчәнлеген бозмас өчен, үз-үзеңне күп сыеклык эчәргә мәҗбүр итәргә кирәк түгел.

Су – елның барлык фасылы өчен дә универсаль эчемлек. Шуңа күрә үзең белән шешә белән су йөртергә кирәк. Су йөртә торган савыт пыяла булса яхшы. Нык тирлисез икән, тоз алмашын яхшырту өчен, бер стакан минераль су эчегез. Эчәр өчен түбән дәрәҗәдә минеральләштерелгән ашханә яки дәвалау-ашханә суын алыгыз (бу мәгълүмат этикеткада булырга тиеш). Югары дәрәҗәдә минеральләштерелгән минераль суны күп эчәргә ярамый. Ул дәвалау максатларында кулланыла, һәм табиб белән киңәшергә кирәк.

Кызуда газировка эчәргә киңәш ителми. Күп күләмдә ул ашказанын ярсыта.

Дөрес, ул сусауны тизрәк баса, ләкин кислота күләмен боза һәм эчәклектә

күп күләмдә газлар барлыкка китерә. Гади суны лимон белән ачылатырга мөмкин. Ул тизрәк сеңдерелә, сусауны, канның оешучанлыгын киметә. Шулай ук суга мүк җиләге согын өстәргә була.

ҖӘЙ КӨНЕ ТАГЫН НИНДИ ЭЧЕМЛЕКЛӘР ЭЧӘРГӘ МӨМКИН?

Яшел чәй

Ул – кызуда иң файдалы эчемлекләрнең берсе. Аны кайнар килеш тә, җылы килеш тә эчәргә була. Аңа бер кисәк лимон салу файдага гына. Яшел чәй сусауны яхшы баса, баш мие тамырларына әйбәт тәэсир итә.

Соклар һәм морслар

Җәйге кызуда иң яхшысы – ачыкландырылган слива, чия, алыча, грейпфрут һәм томат соклары. Сыекландырылмаган соклардан аермалы буларак, алар сусауны әйбәт баса. Эчәр алдыннан сокларга су өстәргә дә мөмкин, чөнки алар бик туендырылган һәм баллы.

Өй квасы

Газировкалы кибет квасына карый, сусауны бик әйбәт баса. Өйдә әзерләнгән квас файдалы матдәләргә – витамин һәм минералларга бай була.

Әчкелтем сөт эчемлекләре

Болар – кефир, әйрән, эчә торган натураль йогуртлар. Аларны сусауны басар өчен генә түгел, җиңел кичке аш урынына да файдаланырга була.

Компотлар

Кипкән җимешләрдән, яки туңдырылган җиләкләрдән өйдә ясалган компот сусауны шулай ук әйбәт баса. Ләкин шунысын истә тотыгыз – шикәрне мөмкин кадәр азрак салыгыз.

Өй лимонады

Теләсә-нинди кызуда сусауны әйбәт баса. Витаминнарга бай булу сәбәпле, сәламәтлек өчен бик файдалы. Җиләк-җимешләрдән кала, өй лимонадын базилик, тархун яки бөтнек кушып ясарга да була.

КЫЗУДА НӘРСӘ ЭЧӘРГӘ ЯРАМЫЙ?

Алкогольле эчемлекләр

Җәй көне сыра, вино, шулай ук каты алкогольле эчемлекләр – коньяк, аракы һәм башкаларны бөтенләй кулланмагыз. Җәй көне йөрәккә һәм тамырларга йөкләмә арта, ә алкоголь бу органнар өчен болай да зарарлы. Кызу һавада бавыр акрынрак эшли һәм организмнан токсиннар акрынрак чыга.

Кофе

Ул бәвел кудыргыч үзлеккә ия, димәк, организмнан кальций, калий, фосфор, һәм башка тозларны куа, ә алар тир белән болай да организмнан чыга. Кара чәй дә шуңа охшаш үзлекләргә ия. Аңа күнеккән кешегә ансыз авыр була, шуңа күрә аны яшел чәй белән сыекландырырга мөмкин.

Татлы газировка

Сусауны басмый, аның каравы анда шикәр бик күп. Калган үзлекләре гадәти газировканыкы кебек.

Энергетиклар

Аларда зур күләмдә кофеин һәм таурин бар һәм күпмедер вакытка күңел күтәренкелеге бирәләр. Әмма кызуда йөрәккә һәм тамырларга болай да йөкләмә зур булганлыктан, энергетиклар йөрәк приступларын, инфаркт һәм инсультларны арттыралар.

Lady.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев