Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кирәкле кызыклар сандыгы

Җыерчыклар турында биш миф һәм чынбарлык

Мимика активрак булган саен, җыерчыклар да күбрәк.

Юк һәм юк!!! Җыерчыклар мимика аркасында барлыкка килми, аның төп сәбәбе – бит тиресенең картаюы. Ә аны исә дөрес тукланмау, косметиканы дөрес кулланмау, тәмәке тарту, тынчу бүлмәдә озаклап утыру картайта. Елмаюдан һәм көлүдән курыкмагыз, ул сезгә җыерчык өстәми. Ә менә начар гадәтләрдән арыну комачауламас.

 

30 яшькә кадәр картаюга каршы косметика кулланмаска!

Өлгергән тире өчен тәгаенләнгән кремнарның составында гормоннар була. 30 яшенә кадәр мондый гормоннарны бит тиресе үзе дә җитештерә. Әгәр составында бу гормоннар булган кремнарны яшь тире өчен куллансагыз, ул «ялкаулана», тиешле матдәрләне җитештерми башларга мөмкин. 30 яшькә кадәр тирене кояштан саклаучы УФ-фильтр булган кремнар гына куллану да җитә.

 

Коры тире иртәрәк картая.

Бу миф түгел. Тиешле дым булмаганлыктан, коры тире җыерчыклар белән иртәрәк каплана. Моны кичектерү өчен дымландыргыч кремнарны ешрак кулланыгыз. Составында липидлар булган кремнарга игътибар итегез. Шулай ук В3 витамины өстәлгәнен сайларга тырышыгыз. Көненә 1,5-2 литр су эчү дә бит тиресе өчен файдалы.

 

Кояшта кызынган тире яшьрәк күренә.

Билгеле бер вакытка кадәр генә. Ультрашәмәхә нурлар – иртә картаюга китерүче төп сәбәпләрнең берсе. Әйе, кояшта кызыну битнең вак җитешсезлекләрен берникадәр яшерә, әмма тора-бара кояш нуры биттә вак җыерчыклар һәм көрән таплар барлыкка китерә. Шуңа да кояш астына чыкканда, биткә саклагыч кремнар тидерү – тиренең яшьлеген озаграк саклау чарасы. Кызынган кебек күренәсегез килсә, крем-автозагар кулланыгыз, аның зыяны юк.

 

Эчкә ятып йоклау биткә җыерчык чыгара.

Алай түгел. Мендәргә терәп йоклаганнан гына биткә җыерчык чыкмый. Әйе, мендәрнең сырлары калырга мөмкин. Яшь вакытта бу сырлар бик тиз языла, чөнки тиренең сыгылмалылыгын тәэмин итүче коллаген матдәсе җитәрлек була. Ә менә олыгая башлагач, ул эзләр тиз генә бетми.

 

Бит тиресен чистарту өчен берничә сыналган рецепт

 

Дөге һәм эремчек

Бер чеметем дөгене кофемолкада тартып, 2-3 аш кашыгы эремчек, 1 чәй кашыгы зәйтүн мае өстәгез дә, бит тиресенә түгәрәк хәрәкәтләр белән сылагыз. Эремчек бераз җылы булса яхшырак. Соңыннан аны юып төшерегез.

 

Оеган сөт белән көрпә

1 чәй кашыгы вакланган көрпәне (отруби) 2-3 аш кашыгы оеган сөт белән катнаштырып, биткә ягыгыз, 2-3 минут түгәрәк хәрәкәтләр белән бит тиресен массажлагыз. Аннары җылы су белән юып төшерегез

 

Кыяр һәм солы лавачы

Кечерәк кенә бер кыярны вак угычтан уып, 1 аш кашыгы солы лавачы (геркулес) кушып болгатыгыз да, дымлы бит тиресенә сылагыз. 10 минуттан соң юып төшерегез.

 

Бу мөһим! Бит тиресендә кызыл таплар (сосудистая сеточка) булса, пилинг белән артык мавыкмаска кирәк.

 

Фото: http://pixabay.com

Чыганак: http://syuyumbike.ru/news/belms-bel/yerchyklar-turynda-bish-mif-m-chynbarlyk

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев