Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кирәкле кызыклар сандыгы

Яз көне ябыгу өчен биш киңәш

Леди. Майл порталы яз фасылында ябыгу өчен киңәшләр язган.

Ябыгу өчен иң шәп ысул — ике-өч сәгать саен аз-азлап ашау.Галимнәр фикеренчә, көнгә өч тапкыр ашау организмда биохимик процессларны акырынайта, май катламы туплауга китерә. Ризык булмыйсын «белгәч», организм «ягулык» — майлар туплый башлый. Энергия килмәгәч, ул мускулларны «яндыра». Сирәк ашаган очракта, ризык тулысынча май тупламына әверелә. Шуңа күрә ач торып ябыгып булмый!

Баллы ризыкларны белеп ашагыз.Углеводлар ашауны күзәтеп торырга кирәк. Сүз баллы һәм камыр ризыклары турында. Гликемия индексы түбән булган комплекслы углеводлар ашау хәерле. Алар организмга энергия бирә, аксымнар белән бергәләп мускуллар төзелешендә катнаша. Көнлек рационны аксымнар, майлар, углеводлар буенча аерып, калорияләрен санап кую хәерле.

Күбрәк хәрәкәтләнегез.30 минутлык физзарядка яки урамда йөреп керү гомуми тонусны яхшырта. Ашау да дөрес булса, бу вакытта артык калорияләр яначак. Димәк, ябыгу да булачак. Урамда эссерәк булган саен, калорияләр яхшырак тотыла. Организм артык җылынмас өчен, үзен-үзе суыту өчен энергия сарыф итәргә мәҗбүр була.

Яшелчә ашагыз. Ашкайнату процессы һәм аксымны үзләштерү өчен яшелчәләр дә кирәк. Галимнәр кызыклы ачыш ясаган. Яшелчәләрнең төсе яшелрәк булган саен, кандагы инсулин күләме кими, калорияләр тизрәк сарыф ителә. Салат яфраклары, кыяр клетчаткага бай, аларда табигый сорбент күп. Сорбент исә эчәклекне чистарту өчен файдалы. Яшел чәй дә шушы исемлектә.

Телевизорны азрак карагыз.Яз һәм җәй көннәрендә яңа сериаллар чыкмый. Кагыйдә буларак, төп яңалыклар көз һәм кыш көннәрендә була. Продюсерлар да халык урамга чыксын дип тели ахрысы. Экран алдында утырып, фастфуд ашап, сәламәтлекне какшатып утыру дөрес түгел. Урамга чыгу өчен сәбәп табыгыз. Телевизор каршында утырганчы, капка төбендә урындыкта кояшта җылынып тору файдалырак булыр.

Бу хакта тулырак: https://intertat.tatar/copayjavap/-yaz-k-ne-yabygu-chen-bish-ki-sh/

Фото https://pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев