Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кирәкле кызыклар сандыгы

Яз көне ничек тукланырга?

Организм хәлсезләнмәсен өчен, яз көне туклану рационына аеруча игътибар бирү зарур.

Рационны төрләндерү
Бу авитаминозны кисәтүнең иң мөһим шарты. Көндәлек рационга күбрәк яшелчәләр һәм җиләк-җимешләр өстәгез. Аксымга бай ризыклар: ак ит, яшел төстәге яшелчәләр, кузаклы үсемлекләр ашагыз.

Рационга D витамины өстәгез
D витамины майлы балыкларда күп була. Әлеге витамин организмда да эшләп чыгарыла, ләкин кояш нурлары җитмәү дефицит китереп чыгара. D витаминын арттыру өчен семга, сельд, треска бавыры ашагыз.

Яшелчәләрне җылытмагыз
Термик эшкәртү яшелчәләрдәге витаминнарны һәм микроэлементларны юкка чыгара. Аларны пешергән вакытта бераз булсада катырак итеп калдырырга тырышыгыз.

Тупас ярмалар кулланыгыз
Йокысызлыктан һәм стресстан саклану өчен организмда В витаминын контрольдә тотарга кирәк. Бу витамин киноа, карабодай, вакланган солыда күп.

С витамины булган ризыклар кулланыгыз
С витамины лимоннан тыш, кәбестәдә, алмада, болгар борычында күп.

Бу хакта тулырак: https://intertat.tatar/copayjavap/yaz-k-ne-organizm-kh-lsezl-nm-sen-chen-nichek-tuklanyrga/

Фото https://pixabay.com

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев