Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кирәкле кызыклар сандыгы

Ясмык итне алмаштыра ала

Табиб, Россиянең интегратив һәм картаюга каршы медицина ассоциациясе әгъзасы Энҗе Кадыйрова киңәшләрен бирүебезне дәвам итәбез.

Табиб Энҗе Кадыйрова фикеренчә, ясмык (чечевица) ипи белән итне дә алыштыра ала. Ул А, В, С витаминнарына, аксымга, калий, кальций, магний, цинк, тимергә бай. Аның составында фолий кислотасы бар. Ул исә онкологик авыруларга каршы торырга ярдәм итә. Ясмыктан әзерләнгән ризыклар организмга уңай йогынты ясый. Шулай ук аның составындагы матдәләр күзләрнең күрү сәләтен яхшырта. Ясмыкның бөерләре авырткан кешеләргә файдасы күп һәм аны даими куллану сөякләрнең ныклыгын үстерергә мөмкин, ди табиб.

Ясмыктан аш әзерләү рецепты

Шулпа өчен тана ите, 150 гр ясмык, бәрәңге, баллы борыч, помидор, кишер, суган, томат пастасы, үсемлек мае, тоз һәм борыч кирәк. Иң беренче эш итеп ашның шулпасын пешерәбез. Ул пешкән арада суган, кишер, помидор һәм баллы борычны турап, үсемлек маенда аз гына кыздырып алабыз. Бераздан томат пастасы өстибез һәм болгатабыз. Шулпа әзер булгач, аңа ясмык һәм бәрәңгене салабыз. Соңыннан шулпага кыздырган яшелчәләрне өстибез.

Бу хакта тулырак: https://intertat.tatar/society/s-lam-tlekk-zyyan-kiterm-slek-itep-nichek-yabygyrga/

Фото https://pixabay.com

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев