Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кирәкле кызыклар сандыгы

Яшеннән ничек сакланырга?

Яшен вакытында су янында булу да кеше гомере өчен куркыныч тудыра.

– Урамда каласыз икән, машинага булса да кереп утырыгыз, әмма тәнегез кузовка тияргә тиеш түгел. Машинаның ишеге, тәрәзәләре ябык булырга тиеш.
– Яшен булганда өйдә генә утырырга кирәк.
– Өйдәге тәрәзәләрне, ишекләрне ябарга киңәш ителә. Тәрәзә янына якын килергә ярамый. 
– Радио, телевизор кабызмагыз. Телефоннан сөйләшү аеруча куркыныч.
– Яшен вакытында су янында булу да кеше гомере өчен куркыныч тудыра. Резин аяк киеме исә яшеннән саклый. 
– Яшенле яңгыр вакытында ачык урында каласыз икән, табаннарыгызны бер-берсенә терәп куеп, башыгызны аска иеп, кулларыгыз белән аякларыгызны кочаклап утырыгыз. Болай утыру кыен, әмма куркынычсызрак. Яшен вакытында җиргә сузылып ятарга ярамый.

– Яшен вакытында агач тө­бендә, электр баганасы янында басып торырга ярамый, алар яшенне үткәрә.

Фото-Pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: #Бавлыинформ