Тавык ите кушып ясалган яшелчә салаты
Кирәк: 1 помидор, 1 кыяр, 200 грамм тавык ите, 1 аш кашыгы соя соусы, салат яфрагы яки пекин кәбестәсе, 1 тырнак сарымсак, тәменчә тоз-борыч, яшел тәмләткечләр (укроп, петрушка), 2 аш кашыгы үсемлек мае.
Әзерләү: Тавыкның ак итен зур булмаган кисәкләргә турап, төелгән сарымсак, тоз-борыч, соя соусыннан ясалган маринадта 20 минут чамасы тотабыз. Аннары көчле утта кыздырып алабыз.
Салат яфракларын юып, кул белән өзгәлибез. Помидор белән кыярны озынча итеп яки шакмаклап турыйбыз һәм, тоз-борыч, үсемлек мае, яшел тәмләткечләр, тавык итен өстәп, җиңелчә генә болгатып алабыз.
Тәмле булсын
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев