Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кирәкле кызыклар сандыгы

Яшь каласыгыз киләме?

Биш гадәттән арыныгыз.

Татлы ашаудан туктагыз. Һичьюгы чикләгез. Шикәр иң беренче чиратта тирегә начар йогынты ясый, картайта. Шикәрдән алынган глюкоза майга әйләнә.

Кайнар су белән дә юынмагыз. Кайнар судан тире кибә, җыерчыклар барлыкка килә. Нәтиҗәдә, вакытыннан алда картая башларга мөмкин. Ә менә салкынча су шешенүне дә бетерергә ярдәм итә.

Төн уртасына кадәр йокламыйсызмы? Бу гадәттән дә арыныгыз. Йокы туймау — тән, тире картаюның төп сәбәбе. Кичке 23.00 белән иртәнге 4.00 арасында һичшиксез йокларга кирәк. Бу вакыттагы йокы — матурлык йокысы.

Бит белән мендәргә капланып йокламагыз! Бу “йокы җыерчыклары” барлыкка килмәсен өчен кирәк. Иң яхшысы — аркага ятып йоклау.

Телевизор карауны чикләгез. Австралия галимнәре бер сәгать телевизор янында утыруның гомерне 22 минутка кыскартуын исбатлаган. Компьютер, смарфоннар янында озак утыру да иртә картаюга китерә икән.

Фото: pixabay.com

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев