Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кирәкле кызыклар сандыгы

Яран баш авыртуын баса, канәфер хәтерне яхшырта

Исле үсемлекләрнең чәчәге дә, яфрагы да кешенең кәефен күтәрә, матур булырга, кайбер чирләрдән дәваланырга да ярдәм итә.

Лаванда

Вак шәмәхә чәчәкле лаванданың хуш исе кешегә күпьяклап уңай йогынты ясый. Шунлыктан лаванданы кухняга элеп куярга, коры чәчәк бәйләме итеп бүлмәдә тотарга, кечкенә киндер капчыкка салып, карават янына элеп куярга киңәш ителә. Лаванда организмдагы киеренкелекне бетерә, тыныч йокларга булыша. Ул шулай ук грипптан, бронхиттан һәм башка төрле салкын тиюләрдән ингаляция ясау өчен дә файдалы санала. Ә психологик яктан, лаванда исе үпкәләшүләрне оныттыра, татулашырга юл ача.

 

Яран

Тәрәзә төбендә үсүче гап-гади шифалы гөл. Әгәр берничә яран яфрагын зәйтүн маена салып тотсаң, экземаны, пешкән җирне һәм җәрәхәтне дәвалаучы менә дигән шифалы май ясап була. Шул майга манчылган мамык кисәген көнгә ике-өч тапкыр авырткан урынга куярга кирәк. Бу май шулай ук ирен бозылуны да дәвалый. Яран исе күпләрнең баш авыртуын баса.

 

Базилик

Хуш исле бу үсемлекне күптөрле салатларга кушалар. Базилик исе кешене тынычландыра. Аның яфрак согына су кушып, теш уртларын чайкагыз, ул авыздагы ялкын­сынуларны дәвалый. Базилик яфрагын бөҗәкләр тешләгән урынга да капларга мөмкин.

 

Можжевельник

Можжевельниктан ясалган шәм, браслет һәм төймәләрнең үзенчәлекле сумала исе йөрәк эшчәнлеген яхшырта. Можжевельник мае аеруча ревматизм һәм артритны массажлау өчен кулай санала. Ул шулай ук чәчтәге кавыкны, биттәге бетчәләрне бетерү өчен дә кулланыла.

 

Лимон

Лимон кабыгының исе кан басымын төшерә. Ару-талуны, йокымсырауны бетереп, физик эшчәнлекне яхшырта.

 

Канәфер

Канәфер тәмләткече дә, чәчәге шикелле үк, хуш ис тарата. Ул хәтерне яхшырта. Шунлыктан кешеләргә катлаулы мәсьәләләрне хәл итү яисә имтихан бирер алдыннан канәфер иснәргә киңәш ителә.

 

Роза

 Гүзәл роза чәчәгенең хуш исе дә дәвалау сыйфатларына ия. Ул йөрәккә һәм кан тамырларына уңай йогынты ясый. Баш мие эшчәнлеген яхшырта.

 

Ваниль

Бу тәмләткеч нерв системасын тынычландыра.

 

Иланг-иланг

Нәфис агач исле бу майны сатып алып иснәргә кирәк. Чөнки ул кешедәге курку хисен һәм тынычсызлануны куарга ярдәм итүче ис са­нала.

Фото: pixabay.com

Чыганак:  http://syuyumbike.ru/news/belmesen-bel/yaran-bash-avyrtuyn-basa-kanfer-khterne-yakhshyrta

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев