Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кирәкле кызыклар сандыгы

Япон кызлары кебек чибәр булыр өчен нәрсә ашарга?

Фотоларда япон кызлары гел яшь кебек тоела, аларның битендә җыерчыклар да күренми.

Япониядә яшәүчеләрнең төп ризыклары – дөге, балык, яшелчәләр, яшел чәй. Менә шулар клетчатка, витаминнар һәм антиоксидантлар хәзинәсе инде.

Дөгедә В төркеме витаминнары күп. Анда рибофлабин бар – ул матурлык витамины дип атала. Ул тән тиресендә коллаген күләмен нормада тота, тирене эластик итә, картаюны акрынайта.

Дөгедәге Е витамины – табигый антиоксидант, ул ирекле радикаллар белән көрәшә.

Балык һәм диңгез ризыклары майлы Омега-3 кислоталарына бай, бу кислота йөрәк эшчәнлеге өчен файдалы, коллагенны саклауга ярдәм итә.

Яшел чәй – бик көчле антиоксидант, тән тиресенең картаюын акрынайта.

Япон кызлары баллы әйберләрдән дә баш тартмый, ләкин алар Европача десертларны ашамый. Япон кызлары табигый ризыкларны һәм аз-азлап кына кабып куя. Җиләк, маракуйя, личи, манго кебек җимешләрне ашыйлар.

Япон кызларының тагын бер кагыйдәсе — «ашарга ярамый торган әйберне тирегә сөртмә». Яшел чәй, дөге, суүсемнәрен алар ашый да, косметика итеп тә куллана. 

Фото: yandex.ru

Чыганак: https://intertat.tatar/news/questions_answers/04-06-2020/yapon-kyzlary-kebek-chib-r-bulyr-chen-n-rs-asharga-5746966

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев