Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кирәкле кызыклар сандыгы

Яман шеш. Ир-атларга нәрсәне игътибарга алу зарур?

Үпкә рагы һәм мәни бизендәге (простата) яман шеш ир-атлар арасында иң киң таралган онкологик авырулардан санала. Республика онкология диспансерының урология бүлеге мөдире Марат Насруллаев ир-атларның «икенче йөрәге»н яман шештән ничек сакларга кирәклеге хакында сөйләде.

Мәни бизендәге яман шеш – бик тә мәкерле авыру. Ул бик акрын үсә һәм эчәктәге яман шеш кебек үк, өченче-дүртенче стадиягә кадәр үзен берничек тә сиздерми. Бу чир ел саен меңләгән ир-атны якты дөньядан алып китә.
Татарстанда 2018 елда гына да 264 ир-ат шушы авырудан үлгән. Быел ул 678 кешедә ачыкланган. Бүгенге көндә республикада мәни бизендәге яман шеш белән авыручы 7 736 ир-ат Республика онкология диспансерында исәптә тора.
- Ниһаять, соңгы ике елда пациентлар безгә чирнең башлангыч стадиясендә мөрәҗәгать итә башлады. Моңарчы алар организмда метастазалар таралгач, соңгы стадияләрдә генә килә иде. Андый очракларда инде без, дарулар язып бирү һәм туганнарына үзләрен ничек тотарга икәнлеген аңлатудан тыш, берни белән дә ярдәм итә алмыйбыз. Хәзер исә табибларга иртәрәк мөрәҗәгать итү нәтиҗәсендә авыру кеше дәваланып, аякка баса, - ди югары категорияле табиб-онколог, медицина фәннәре кандидаты Марат Насруллаев.
Табибларның тикшеренүләре буенча, мәни бизендә яман шеш барлыкка килүгә экология йогынты ясарга мөмкин. Әмма онкологлар ышандыруынча, беренче чиратта, бу – нәселдән килә торган авыру.
- Әлеге авыру күбесенчә нәселдән килә. Әйтик, күптән түгел миндә бер пациент булды. Ул элек миңа әтисен алып килгән иде. Әтисе мәрхүм инде. Малаена 50 яшь, метастазалар аның сөякләренә таралып өлгергән. Ни өчен иртәрәк килмәгән? Гәрчә аның әтисен дәвалаган вакытта әлеге авыруның нәселдән-нәселгә күчүе хакында сөйләшкән идек, - ди Марат Насруллаев.
Аның сүзләренчә, бүген Татарстанда ир-атлар мәни бизендәге яман шеш авыруы белән 50-55 яшьләрдә очраша.
Авыруны булдырмау
Табиблар фикеренчә, бу чирдән саклану өчен төп кисәтү чараларының берсе – даими рәвештә тикшеренеп тору.
- Диспансеризация әлеге авыруны кисәтергә ярдәм итә. Ел саен 40 яшьтән соң ир-атларга махсус онкомаркер - «үзенчәлекле простата антигены»на кан тапшырырга һәм УЗИ үтәргә кирәк. Мондый тикшеренүләр, ел саен эштә ял алган кебек үк, гадәткә керергә тиеш. Без бит ялны ел саен алабыз, шуның кебек 40 яшьтән соң табибка да ел саен күренергә кирәк. Мәни бизендәге яман шеш – симптомнарсыз гына уза торган авыру, - ди онколог.
Әгәр «үзенчәлекле простата антигены»ның күрсәткече югары икән (әлеге күрсәткеч яшькә дә бәйле), кешедә онкология яки башка чирләр булуы ихтимал. Бу очракта инде ир-ат өстәмә тикшеренү узарга тиеш.
- Җенси юл белән күчә торган авырулардан сакланырга кирәк. Тәртипсез җенси тормыш алып барырга ярамый. Әмма сәламәтлек өчен, әлбәттә, ир-атның җенси тормышы булырга тиеш, мәни бизенең эшчәнлегендә тоткарлыклар килеп чыкмасын өчен бу бик мөһим. Урологка даими күренеп торырга кирәк, - ди Марат Насруллаев.
Дәвалау
Табиблар әйтүенчә, мәни бизендәге яман шеш башлангыч стадияләрдә бик җиңел дәвалана. Өстәвенә, дәвалау алымнары һәрвакытта да операция ясауны таләп итми.
- Брахитерапия (шешкә составында радиоактив матдә булган бөртекләр кертү) дигән алым бар, ул шешне юкка чыгара, әмма мәни бизенә зыян килми. Пациентның потенциясе дә саклана. Бу алымның өстенлеге - нурланышлы терапияне зур дозаларда турыдан-туры яман шешкә юнәлтеп була. Болай эшләгәндә аның башка органнарга зыянлы тәэсире кими, - ди онкология диспансерының урология бүлеге мөдире.
Шулай ук нурланышлы терапия дә кулланыла. Европада иң киң таралган алым — простатэктомия.
- Бу - мәни бизен кисеп алу дигән сүз. Әмма моның тискәре нәтиҗәләре дә бар: кайбер ир-атлар бәвелне тота алмау һәм бөтенесе дә диярлек потенциягә бәйле проблемалар белән очраша, - ди Марат Насруллаев.
Фото http://etorak.ru
Бу хакта тулырак: https://intertat.tatar/society/onkologiyane-buldyrmas..

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев