Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кирәкле кызыклар сандыгы

Яман шеш авыруын ни өчен «рак» дип атаганнар?

Рак — йогышлы авыру түгел, ул кешенең иммун системасы бозылу аркасында килеп чыга.

Онкология авырулары, аларның диагностикасы һәм профилактикасы бик күпләр өчен мөһим тема. Хәзер медицина алга китте, соңгы 20 елда элеккегегә караганда яхшырак дәвалыйлар. Ләкин бу авыру турында беренче тапкыр безнең эрага кадәр 1500 ел элек үк билгеле булган. Бу турыда фактлар сайтында язылган.

Рак — йогышлы авыру түгел, ул кешенең иммун системасы бозылу аркасында килеп чыга, аннары сәламәт күзәнәкләр авыруга әверелә башлый.

Борынгы заманнарда яман шешне белгәннәр, аны дәвалап булмый торган авыру дип санаганнар.

«Рак» атамасын беренче тапкыр Борынгы Греция табибы һәм фәлсәфәчесе Гиппократ (безнең эрага кадәр 460 -370 еллар) кулланган. Ул яман шешләрнең өслеге шома һәм каты, алсу төсле, крабка охшаш тармаклы булуын ачыклаган. Латинча ул «cancer» (русчага күчергәндә «краб» яки «рак») дип аталган. Шуннан бирле әлеге сүз медицина лексикасына кереп киткән.

Шулай итеп, авыруның визуаль күренеше аңа исем биргән, диелә хәбәрдә.

Фото: pixabay.com

Чыганак: https://intertat.tatar/news/questions_answers/06-03-2021/yaman-shesh-avyruyn-ni-chen-rak-dip-atagannar-5810796

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев