Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кирәкле кызыклар сандыгы

Ябыгырга теләүчеләрнең 5 төп хатасы

Күп кенә хатын-кызлар инде хәзер үк Яңа елны ничек каршы алачагы турында уйлана башлый, артык килограммнарның тышкы кыяфәтен дә, кәефен дә бозуларын сизә. Дүшәмбедән диетага утырырга карар кылучылар, иртән уянуга вәгъдәләрен оныта. Кыздырылган бәрәңге ашамыйча һәм суыткыч янында әрле-бирле йөрмичә генә ничек дөрес итеп ябыгырга соң?

Беренче хата – 18 сәгатьтән соң ашамау. Әгәр сез үзегезне кичке ашаудан чиклисез икән, организмыгыз тагын бер стресс кичерәчәк, ди белгечләр. Кичке аш һәм иртәнге чәй арасындагы вакыт аралыгы 12 сәгатьтән артмаска тиеш, югыйсә ашказанының стеналары бүлеп чыгаручы грелин гормоны туендыруны контрольдә тоту системасын бозачак.

Икенче хата – үзебезгә үзебез тыелган продуктлар исемлеге уйлап чыгару. Теләсә кайсы тыю кире нәтиҗә тудыра, эчке конфликт барлыкка килә. Үзегез өчен рационыгызда өстенлек бирергә тиешле продуктларны сайлагыз. Ә менә фастфуд, алкоголь эчемлекләре кебек тискәре продуктлардан, дөрестән дә, тулысынча тыелырга кирәк.

Өченче хата – углевод һәм майлардан баш тарту. Углеводларның гади һәм катлаулылары була. Катлаулы углеводларга өстенлек бирегез һәм гади генә (шикәр, ак оннан ясалган әйберләрне, кондитер эшләнмәләрен) төшереп калдырыгыз. Майларга килгәндә… Алар да күп төрле була. Әйтик, балык, чикләвек, зәйтүн мае һәм төрле орлыклардан ясалган файдалы майлардан баш тартмау хәерлерәк.

Дүртенче хата – йокы режимын сакламау. Йоклаган вакытта безнең организмда актив рәвештә яңадан торгызу һәм энергетик процесслар башлана. Сез кимендә 6 сәгать йокларга тиеш.

Бишенче хата – тиз вакыт эчендә зур масса авырлыгын киметергә карар кылу. Еш кына артык авырлык гипертония белән үрелеп бара, ә бу очракта интенсив рәвештә ябыгу, авырлыкны киметү сәламәтлек өчен куркыныч. Бу очракта физик йөкләнешне әкренләп арттырырга кирәк. Физик активлыкны бернинди препарат белән дә алыштырмагыз, авырлыкны киметү өчен, барыннан да элек, үзегезнең туклану режимын үзгәртергә кирәк.

Тулырак -> Ябыгырга теләүчеләрнең 5 төп хатасы | Tatar Today - татар яңалыклары. https://tatar-today.ru/2018/10/36136/

Фото https://effect-dieta.ru

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев