Бавлы-информ
  • Рус Тат
  • Ябыгырга теләүчеләргә иртән нәрсә ашарга кирәк?

    Иртәнге аш аксымга бай продуктлардан торырга тиеш.

    Артык авырлыктан арынырга теләгән кешеләрнең иртәнге ашында тәүлеклек норманың 50 процент калориясе булырга тиеш.

    Белгеч сүзләренә караганда, иртәнге аш аксымга бай продуктлардан торырга тиеш. Әйтик, бу йомырка һәм балык булырга мөмкин. Мондый иртәнге аш тиз генә кешене ачыктырмаячак. Шулай ук иртән файдалы майлар һәм клетчатка, сөт эчәргә кирәк.

    «Мондый схемага таянган экспериментта катнашучылар 12 атна эчендә якынча 9 килограмм авырлыктан котыла алган», – ди белгеч.

    Фото:  /pixabay.com

    Чыганак: https://intertat.tatar/news/questions_answers/23-09-2020/yabygyrga-tel-chel-rg-irt-n-n-rs-asharga-kir-k-5769506

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: