Яңа елга стаканда салат
Салатның ингредиентларын алдан әзерләп куеп, табынга бирер алдыннан тиз генә катламлап ясарга мөмкин.
Кирәк: 2 өлеш салат өчен – 2 помидор, 60 грамм сыр, 100 грамм ветчина, 2 йомырка, 4 чәй калагы майонез, тәменчә тоз-борыч, яшел тәмләткечләр (яшел суган, укроп, петрушка).
Әзерләү:
- Йомырканы пешереп, шакмаклап турарга.
- Ветчина һәм помидорны да шакмаклап турарга.
- Сырны эре угыч аша чыгарырга.
- Үтә күренмәле стакан алып, ингредиентларны түбәндәге тәртиптә катламлап салырга, араларына майонез салырга: йомырка, ветчина, помидор, сыр.
- Салатның өстен яшел тәмләткечләр белән бизәргә
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев