Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кирәкле кызыклар сандыгы

Яңа ел табынында иң зыянлы биш ризык

Кайсыбер ризыкларны ашау суга тоз салып болгатып, шуны кашык белән ашаган кебек була.

Яңа ел табынына өстәлләр ишелеп торырлык итеп ризык әзерләү — безнең ил халкының гадәте. Тик барысын да 1 гыйнварга ашап бетерергә димәгән. Организмыгызны кызганыгыз! Табында зыянлы биш ризык турында киңәшләр хатын-кызлар өчен сайтта чыкты.

Мандарин. Бу җимештә С витамины күп, ул аеруча кыш көнендә файдалы. Тик аны десерт итеп ашарга ярамый. Табынга утыргач капкалап куярга кирәк. Мандаринны иттән соң ашарга ярамый. Алар эшкәртелми, эч күперә, сару кайный.

Тарталетка. Матур тарталеткалар табынны бизи. Тик мондый ризыкларны ашаганда эчегезгә күпме ризыкны тутырганны сизми каласыз. Өстәвенә аның камыры да майлы була. Ашказаны асты бизенә, үт куыгына зур көч китерәсез. Табында төп ризыкларны ашый башланганчы, тарталетка урынына сыр һәм чикләвекләр, уылдык ашап кую хәерле.

Тутырылган яшелчәләр. Помидор, кабачки, башка яшелчәләр эченә тутырылган сыр белән майонез катнашмасы ашказаны өчен бик авыр ризык. Помидорны телемләп кисеп, өстенә сыр, яшел тәмләткечләр, зәйтүн мае сибеп куйсагыз, яхшырак булыр.

Катлы салатлар. Ит, гөмбә, суган һәм кишер катнашмасы гадәттә майда кыздырыла, мул итеп майонез салына. Бу ризык урынына майонезсыз запеканка ясау хәерле. Оливье салатыннан башка тора алмасагыз, колбаса урынына пешкән ит салыгыз.

Маринадланган гөмбә. Шундый ук кыяр, помидор — табында иң зыянлы ризыклардан санала. Аларда аш серкәсе, башка тәмләткечләр бик күп. Кимендә ике-өч көн сусап интегерсез. Маринадланган яшелчә ашагач, суга тоз салып болгатып, шуны кашык белән ашаган кебек була. Яшелчәләрне телемләп турап, зәйтүн мае салып ашасагыз, хәерлерәк булыр.

Бу хакта тулырак: https://intertat.tatar/copayjavap/ya-a-el-tabynynda-i-zyyanly-rizyk/

Фото: Владимир Васильев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев