Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кирәкле кызыклар сандыгы

Яңа ел табынына

«Көнбагыш» салаты рецепты тәкъдим итәбез.

 Кирәк:
1 тавыкның түш ите
 400 г гөмбә
 1 баш суган
 3 йомырка
 150 г сыр
 зәйтүн
җимеше (кара виноград та ярый)
 майонез
 чипсы

Тавык итен һәм йомыркаларны пешерегез, гөмбәне белән суган кыздырыгыз. «Көнбагыш» салатын тезә башлыйбыз.

Савыт төбенә туралган тавык итен тезегез, майонез ягыгыз; икенче катка өстенә майонез ягылган шампиньон белән суган салына; өченче кат эре угычта уылган йомыркадан тора; шулай ук майонез ягыгыз; дүртенче кат – вак угычта уылган сыр. Аның өстенә майонез ягылмый.

Зәйтүнне дүрткә бүлегез, салатның өстен бизәгез.

Өстәлгә чыгарыр алдыннан көнбагыш кырыйларына чипсылар тезеп чыгыгыз, уртага исә вак угычта уылган йомырка сарысын сибегез. «Көнбагыш» салаты әзер!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев