Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кирәкле кызыклар сандыгы

Витаминнар кайда яшеренгән?

Кыш буена җиләк-җимеш, яшелчәләр файдалы үзлеген югалта. Кипкән җиләк-җимештә исә витаминнар һәм микроэлементлар әйбәт саклана. Шулай да кайсына өстенлек бирергә соң?

КҮРӘГӘ

Йөрәге авырткан кешегә кипкән абрикос – менә дигән табигый дару чыганагы. Күрәгә йөрәк эшчәнлеге өчен бик мөһим булган калийга бай. Ул стенокардия белән авыручылар, кан әйләнеше бозылган, шешенүчән кешеләргә аеруча кирәк. Җимеш эчәклекне дә чистарта.

Бәвел кудыргыч дарулар эчүчеләргә, азканлылыктан интегүчеләргә, йөкле хатын-кызларга тимергә бай булган күрәгә ашарга тәкъдим итәләр.

Кипкән абрикос составындагы А витамины күрүне яхшырта, тирене чистарта, сыгылмалы итә. В5 витамины артык майдан арындыра.

Шикәр диабеты белән авыручыларга аны күп ашарга ярамый, чөнки җимешнең 50 процент өлеше шикәрдән тора.

КАРА ҖИМЕШ

Әгәр даими кара җимеш ашасаң, матдәләр алмашы нормальләшә, эчәклек, йөрәк, бөер әйбәт эшли башлый. Хәтер, күрү яхшыра, ир-атларның көче, дәрте арта. Атеросклероз, ревматизм, бөер, бавыр, ашказаны-эчәк тракты авырулары вакытында да кара җимеш ашау файдалы.

ИНЖИР

Кан тамырларында кан оешканда, йөрәк, бронхиаль астма чирләре вакытында инжир ашагыз. Ул бәвел кудыргыч, эч йомшарткыч, тирләткеч, ялкынсынуга каршы торучан үзлеккә дә ия.

Салкын тигәндә, коры ютәл булганда 1 стакан сөткә 4-5 инжир салып төнәтәләр, шуның белән арканы уалар. Җылы төнәтмәне көнгә 2-3 мәртәбә ярты стакан күләмендә эчәләр.

ЙӨЗЕМ

Кипкән виноград калий һәм магнийга бай булганлыктан, йөрәкне ныгыта. Йөземдә остеопороз чиренә каршы торучан микроэлементлар да бар.

Йөзем хәтерне яхшырта, ютәлдән котылырга ярдәм итә. Үпкәләр сәламәт булсын өчен көн саен ярты стакан йөзем ашап куегыз.

Кипкән җимешләрнең тагын бер уңай ягы – алар агулы матдәләрне үзләренә сеңдерә һәм шулардан арынган организм чистарып кала.

Аларны пешерергә, компот ясарга тырышмагыз. Юылган җимешләрне термоска салып, өстенә кайнар су агызып, 8-10 сәгать төнәтсәң, бөтен файдалы үзлеге саклана. Шифалы төнәтмәне эчкәндә шикәр урынына бал кабыгыз. Җимешләрнең төшен алып иттарткычтан чыгаргач, суыткычта сакларга мөмкин. Шуны үзен генә дә, геркулес боткасына, үлән чәйләренә салып та куллана аласыз.

 Фото: pixabay.com

Чыганак:http://muslumirc.ru/news/stati/vitaminnar-kayda-yasherengnzhdshchz

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев